Гиннессның рекордлар китабына Германиядә яшәүче 16 яшьлек үсмер кергән. Егет аяк үлчәме белән аерыла икән. Аның сул аягы – 35,5 см, уң аягының табан асты 34,98 см тәшкил итә.
57 үлчәмле аяк киемнәрен гадәти кибетләрдә табу мөмкин түгел, андыйны чыгармыйлар. Егетнең әти-әнисе малайга аны заказ буенча ясатып алалар. Шундый бер пар аяк киеме 1,2 мең еврога төшә. Ярый әле чыгымнарның шактый өлешен страховка каплый, ди.
Егет башка төрле кыенлыклар да кичерә икән. Мәсәлән, тар баскычлар. Шундый зур үлчәмле аяклар белән баскычта йөрү уңайсыз, ди үсмер.