Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 август 2019, 16:09

Орчык кебек кенә

Джоти Aмджи 1993 елда Һиндстанның Нагпур шәһәрендә туган. 2018 елда Джоти дөньядагы иң кыска буйлы хатын-кыз булып саналган. Аның буе - 62,8 см, авырлыгы - 12 кг.

Джоти Aмджи 1993 елда Һиндстанның Нагпур шәһәрендә туган. 2018 елда Джоти дөньядагы иң кыска буйлы хатын-кыз булып саналган. Аның буе - 62,8 см, авырлыгы - 12 кг.


Күз алдыгызга китерәсезме? Яңа туган бала якынча 50-58 см булса, ә Джотиның буе 4-5 см гына зуррак. Табиблар аңа ахондоплазия диагнозы куйганнар, ягъни FGFR3 гены мутациясе белән бәйле.


2012 елда чыккан рекордлар Китабында Джоти кыска буйлы кешеләр арасында беренчелекне яулап, бар дөньяга танылган. Бу статусы аның банк счетына мул гына акча тупларга ярдәм иткән.


2009 елда Джоти документаль фильм төшерүдә катнаша, 2014 елда Америка фильмында уйнарга чакыралар. Болардан тыш, кыска буйлы кызчык төрле шоу-тапшыруларда көтеп алынган кунакка әверелә.


Өендә Джоти алтын бөртегенә тиң. Аны әти-әнисе, туганнары бик тә яраталар. Гаиләдә ул берүзе шундый кыска буйлы. Аның өчен махсус җиһазлар эшләп биргәннәр. Хәстәрлекле якыннарың булганда, әлбәттә, тормыш авырлыклары һәм сынаулар да сизелми инде!


Джоти мәктәптә дә белем алган, югары уку йортын да тәмамлаган.Әле аңа 26 яшь. Ул үзенең буй-сыны белән горурлана. Киләчәктә үзен комедия актрисасы итеп күрә икән.
Читайте нас: