Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 август 2019, 20:45

Үлгән кәләше белән туй үткәргән

Вьетнамда юл һәлакатендә үлгән кызны җирләргә туганнары, дуслары җыела. Һәркем ачы югалту хәсрәте белән яна. Ә очрашып йөргән егете килеп, туй уйный башлый, җыр җырлый.

Данг Тхиен Ан кызы белән Хошимин университетында укыганда таныша. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына һәм алар ике ел очрашканнан соң өйләнешергә була. Япониядә эшләп йөрсәләр дә, туй мәҗлесен сентябрь азагында Вьетнамда туган-тумачалары янында үткәрергә карар итәләр. Кыз туйга әзерләнергә дип алдан Вьетнамга кайта. Балдаклар, бүләкләр алынган булган. Егет кәләшенә багышлап җыр да сайлап куйган. Тик...бер мизгел эчендә бөтен хыяллар, планнар челпәрәмә килә дә куя...Кызы юл һәлакәтенә эләгеп үлә.

Данг Тхиен 25 августта Facebook cоциаль челтәрендә Вьетнамның Хошимин шәһәрендәге юл һәлакәте видеосын карый. Кадрда булачак кәләшенең якын туганнарын танып алгач, алар белән телефон аша бәйләнешкә чыга. Аңа бу минутта сөйгәненең үлүен хәбәр итәләр. Егет шул көнне үк самолетка билет алып, Япониядән Вьетнамга кайтып җитә. Кызны җирләргә әзерләнгән мизгел була. Озатырга дип барсы да җыелган урынга егет килеп керә. Мәрхүмәгә ул мәхәббәтен, ярату сүзләрен әйтә һәм үзенең бармагына туй балдагын кия, ә икенче парын сөйгәненең фотосы янына куя. “Мин синең өчен әллә нәрсәләр эшләргә әзер идем, бүген бары тик шуны гына булдыра алам”, - дип калтыраулы тавыш белән туй көненә әзерләп куйган җырын башкара.

Егетнең әнисе: “Кичә генә телефон аша улым белән сөйләшкәннәр иде. Туйга миңа нинди бүләк алу уңышлырак булыр икән, дип киңәшләште... Бик аянычлы хәл”, - дигән.
Читайте нас: