Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 август 2019, 14:11

Ауган грузовиктан 30 мең банка сыраны чәлдергәннәр

Сыра яратучыларга бәхет ишелеп килгән - Парагвайның Куругуати шәһәрендә сыра төягән йөк машинасы ауган.

Сыра яратучыларга бәхет ишелеп килгән - Парагвайның Куругуати шәһәрендә сыра төягән йөк машинасы ауган.
Үлүчеләр, зыян күрүчеләр юк. Әмма шушы хәлнең шаһитлары, очрактан файдаланып, 30 меңләп сыралы банканы урлаган.
Бу хәлне видеога да төшергәннәр. Андагы кадрлардан күренүенчә, үтеп-сүтеп йөрүчеләр ауган машина янына килеп, берәр-берәр кап сыраны эләктереп китә. Кайсыберләре сыраны зур капчыкларга тутыра. Урлаучылар арасында хәтта бәхәс, талаш та чыккан.
Читайте нас: