Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 август 2019, 03:03

Путинның яшь булу сере нидә?

Путин ун елга яшьрәк күренә, диләр.

Путин ун елга яшьрәк күренә, диләр.
Бу хакта Испания басмасы El Mundo язып чыккан. Русия президентына 66 яшендә дә шулай яшь килеш сакланып калырга ни ярдәм иткәнен ачыкларга алынганнар алар. Тиешенчә йоклау, дөрес туклану, спорт һәм хәмер эчмәү нәтиҗәсе бу, диләр.
Путин — «Кремль тарихында иң танылган спорт сөюче президент»,— дип яза бу басма.
Испан коллегаларыбыз Путинның хоккей яратуын, дзюдо буенча сигезенче данга ия булуын, җәяү йөрергә һәм йөзәргә яратуын белдерәләр.
Алар ил башлыгының киеменә дә игътибарлы – Президент Kiton һәм Brioni костюмнарына өстенлек бирә.
Русия лидеры көнчыгыш көрәше белән илле елдан артык шөгыльләнә. Дзюдо һәм самбо буенча спорт мастеры. Каратэ буенча кара билбау иясе.
Читайте нас: