Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 август 2019, 02:44

Исемен Пельмень Кондольский дип үзгәрткән егет: “Балаларым Пельменьевич булачак бит...” – дип кайгыра

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә яшәүче Роман Грошев 200 килограмм пилмән өчен үзенең исемен Пельмень Кондольский дип үзгәрткән булган.

Һәм менә шушы көннәрдә аның үзенең элекке исемен кайтарырга теләве билгеле булды. Бу хакта 74.ru порталы яза.
«Пельмень исеме белән армиягә барасым килми. Бу бит треш булачак. Мине шунда ук кухняга җибәрерләр микән инде? Аннары мин бу исемдә калсам, минем балаларым бит Пельменьевич булачаклар”, - ди Грошев.
Русияле бу исемне 200 килограмм пилмән уйнатылган конкурста катнашкач ала. Оештыручылар кем дә кем үз исемен Пельмень Кондольский дип үзгәртә, шул җиңүче булачак дигән шарт куя. Озак уйламыйча, Роман Грошев гариза яза һәм яңа исемгә яңа паспорт ала.
Егетнең әти-әниләре бу вакыйганы авыр кабул итә. Картәнисе аңа: “Пилмәннәр өчен син Ватаныңны, Русияне сатачаксың!” – ди.
Әйткәндәй, вәгъдә ителгән 200 кг пилмәнне аңа бирмиләр. Ризык урынына егеткә акча бирәләр. Акчаларны ул яңа телефонга һәм күңел ачуларга тотына.
Үз кылыгы турында егет жәлләми. “Мине шәһәрдә таныйлар, төрле чараларга чакыралар, миңа калса, бу бик текә”, - ди Роман Грошев.
Читайте нас: