Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 август 2019, 19:51

Ә сезнең балаларыгыз кемгә охшаган?

Малае хатынының сөяркәсеннән туган икәнен 8 елдан соң гына белгән.

Лондон суды алданган ирнең мөрәҗәгатен тикшергән. Икенче ирдән туган баланы, белмичә, үзенекедәй күреп үстергән өчен ул хатынын судка биргән. Баланың чын әтисе хатынының элекке сөяркәсе икән. Тәрбияләп үстергән әтисе бу серне малайга 8 яшь тулгач кына белгән һәм бик гарьләнгән. Бала өчен туздырган акчасын да кире кайтаруын таләп иткән. Моңардан тыш, ул мораль яктан зыян күргән өчен компенсация түләттерергә теләгән.

Судның соңгы утырышында малайга дөресен әйтергәме яки әлегә бу сер булып калсынмы дигән сорау туган. Ир: “Әлбәттә, ул дөресен белергә тиеш!” - дигән. Ә хатыны: ”Белмәсен, бу мөһим түгел!” - дип җаваплаган.

Суд ике якның да фикерен тыңлагач, чын әтисе кемлеген вакыты җитмичә балага әйтмәскә, дигән карар чыгарган.
Читайте нас: