Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
26 август 2019, 16:39

Песи хуҗабикәгә иренең заначкасын табарга булышкан

Таиландта яшәүче бер ханымга песие иренең яшереп куйган заначкасын табарга ярдәм иткән.

Таиландта яшәүче бер ханымга песие иренең яшереп куйган заначкасын табарга ярдәм иткән.

Очраклы хәлдерме бу, юкмы, әмма хатын үзе сөйләвенчә, акча салынган тартма песи шкаф башына сикереп менгәч, идәнгә килеп төшкән. Тартма эчендә иркәйнең хуҗалык кирәк-яракларына, азык-төлеккә тотылмасын дип яшереп саклаган акчасы була. Барлыгы ике мең бат – безнең акча белән 4 мең сум тирәсе.

Акча табу шатлыгыннан хатын Facebook социаль челтәрдәге битендә: “Иртәгә үк песиемне зур балык кыздырып сыйлыйм!” - дип язган.
Читайте нас: