Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 август 2019, 16:04

Рамзан Кадыйров аңа атап мәчет төзүне үтенгән

Кадыйров чечен халкыннан үзе үлгәч зур булмаган мәчет төзеп куюларын сорап мөрәҗәгать иткән.

"Чечня бүген" басмасы Рамзан Кадыйровның үз халкына шундый гозерен җиткерүе турында яза. Ил җитәкчесе мәчеткә үзенең исемен бирүләрен дә үтенгән.
«Аллаһ ризалыгы өчен мин яратып хезмәт иткән халкымның, минем вафатымнан соң, бергә җыелып, зур булмаган мәчет төзүләрен һәм аңа минем исемемне бирүләрен сорыйм. Бу минем өчен бик зур бүләк булыр», —дигән Кадыйров.
Читайте нас: