Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 август 2019, 16:10

Ире нык яраткан өчен хатыны аерылырга тели

“Иремнән бер авыр сүз дә ишеткәнем юк, ичмасам бер җикеренеп тә дәшми, тормышым тәмам тәмугка әйләнде",- дигән бер хатын.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче бер хатын иренең нык яратуына түзә алмыйча, аерылышырга булган. Әл-Фуджәрә әмирлегенең шәригать судына шундый сәбәпне күрсәтеп ул гариза язган. "Иремнең тәүлек әйләнәсендә игътибарын тоеп тәмам гарык булдым. Ул миңа нәрсә телим - шуны сатып алып бирә, нәрсә әйтәм - шуны тыңлый, булыша, ашарга да пешерә белә. Өйләнешкән көннән алып бер авыр сүзен дә ишетмәдем, ичмасам миңа җикеренгәне дә булмады. Бу хәл ничек кенә сәер тоелмасын, мин андый күңелсез яшәүдән туйдым. Тормышым тәмугка тиң. Башкача булдыра алмыйм, аерылышам",- дигән.
Ире сөйгәненнән мондый сүзләрне ишеткәч, нык кайгырган." Мин бары тик яхшы ир буласым килде. Мин аны өзелеп яратам һәм аның рәхәт яшәвен генә телим. Бар теләген дә үтәргә тырышам. Бервакыт ул миңа симердең дип ишарә ясады. Мин аңа ошарга тырышып диетага утырдым, спорт белән шөгыльләнә башладым.Тренировка вакытында артык тырышып ташлап, аягымны да сындырдым. Хатыным өчен мин барына да әзер", - дигән.
Менә шулай, җәмәгать, авырлыкларга кем дә түзә, бәхеткә түзеп кара, дип юкка әйтмиләрдер.
Читайте нас: