Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 август 2019, 22:42

Баласына 13 кирәкмәгән операция ясаткан

Американың Техас шататында яшәүче бер хатын улын дәваханәләрдә йөртеп тинтерәткән.

Американың Техас шататында яшәүче бер хатын улын дәваханәләрдә йөртеп тинтерәткән. 35 яшьлек Кэйлин Боуэн-Райт медицина күрсәтмәсе булмауга карамастан улын табибларга 323 тапкыр алып барган. 15 августта бу вакыйга буенча суд утырышы булган. Суд хатынны 10 яшьлек улын 2009 — 2016 еллар арасында 323 тапкыр дәваханәләргә алып баруда һәм һич кирәге булмаган тикшерүләр һәм процедураларга дучар итүдә гаепләгән. Суд материалларына ярашлы, бу вакыт эчендә сабыйга кирәкмәгән 13 операция ясалган. 2017 елда опека баланы әнисеннән тартып ала. Дәваханә табиблары исә балада яман шеш һәм башка авырулар билгесе юк дип белдергән. Хәзер Кэйлинга бала сәламәтлегенә зарар китерү маддәсе буенча 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.Баксаң, Кэйлин үзе психик тайпылышлы икән. Табиблар аңа Мюнхгаузен синдромы дигән диагноз куйган. Бу психик тайпылыш мәлендә ата-ана, яки баланың якыннары, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү өчен, балада яки зур кешедә авыртыну хисен тудыралар.
Читайте нас: