Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 август 2019, 22:33

Америкалылар лавр яфрагын таныймы?

АКШта бер ресторанга барган Твиттер файдаланучылары тәлинкәдәге ризыкта яфрак ятуына зарланганнар.

АКШта бер ресторанга барган Твиттер файдаланучылары тәлинкәдәге ризыкта яфрак ятуына зарланганнар. Алар тәмләткеч буларак кулланылган лавр яфрагын танымаганнар. Твиттерда утыручыларның күбесе ашамлыкка ниндидер агач яфрагы салганнары өчен бу ресторанга аяк та басмаячакларын язып чыкканнар. Дөньяның башка илләрендә америкалыларның лавр яфрагы турында берни белмәүләренә шаккатканнар. Бәхәскә Европа илләре дә актив кушылган. Алар америкалылар ашарга әзерли белмәүләре аркасында әлеге тәмләткечне белмиләр дигән фикергә килгәннәр.
Читайте нас: