Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 август 2019, 18:13

Менә сиңа мә! Авырлы хатынны автобустан куып төшергәннәр

Неаполь шәһәрендә башка сыймаслык бер хәл булган: тулгак тота башлаган йөкле хатынны автобустан төшереп калдырганнар.

Неаполь шәһәрендә башка сыймаслык бер хәл булган: тулгак тота башлаган йөкле хатынны автобустан төшереп калдырганнар. Өстәвенә, билетсыз барасың дип штраф та түләткәннәр.
Авырлы хатын саф һава суларга дип урамга чыккан булган. Бала табар көне килеп җиткән хатынны тулгак тота башлагач, югалып калмаган, бала тудыру йортына таба бара торган автобуска утырган. Контролер аның хәленә кермәгән: билеты булмагач, аягында чак басып торган хатынга 71 евро штраф салган да автобустан куып төшергән.
Бичараның дәваханәгә ничек барып җитүе билгесез, әмма берничә сәгатьтән аның кызы дөньяга килгән. Ул 71 евро штрафны нигезсез салдылар дип исбат итәргә тырышып караган, әмма закон алдында барысы да бертигез дип дәгъвасын урынсыз дип тапканнар.
Бу хәл җәмгыятьтә бәхәс тудырган.
Читайте нас: