Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 август 2019, 14:02

Королева сумкасында ниләр бар?

Бөек Британия королевасы Елизавета II сумкасында ниләр булуы турында аның биографы Салли Смит сөйли.

Бөек Британия королевасы Елизавета II сумкасында ниләр булуы турында аның биографы Салли Смит сөйли. Шулай итеп, королева сумкасында һәрвакытта —күзлек, бөтнек тәмле кәнфит, иннек һәм кечкенә көзге. Ашаганнан соң ул һәрчак иннеген алып иреннәренә сөртә ди. Елизавета ял көннәрендә чиркәүгә йөри, хәер тарату өчен үзе белән бераз 5 һәм 10 фунт стерлинг купюралы акча да ала.Королева шулай ук үзенең янында гаилә фотоларын, газетада басылган кроссвордлар, көндәлек, язу китабы тота ди, һәм, мөгаен, ул смартфонсыз да йөрмидер.
Үткен күзле журналистлар быел июльдә Бөек Британия королевасын ил премьер-министры Борис Джонсон белән күрешкәндә сумкасын терсәгендә тотканы өчен, аны мыскыллауда шикләнгәнеп, шау-шу килгәннәр.Королева тарихчысы Хьюго Викерс сүзләре буенча, королева үзенең хезмәтчесенә сигналлар бирү өчен дә сумкасын файдалана икән. Әйтик, ул китәргә җыенгач сумкасын өстәлгә куя ди, ә сөйләшүне тизрәк тәмамлыйсы килгәндә сумкасын бер кулыннан икенчесенә күчерә башлый ди.
Читайте нас: