Мәскәү янындагы Воскресенск шәһәрчегендә торак-коммуналь хуҗалыкта урам себерүче булып эшләүче бер ханымның 2 млрд. сумга якын бурычы бар, дип язып чыккан “Воскресенские деловые вести” басмасы. Хәзер хатыннан шул бурычны суд приставлары түләтергә тырыша икән. Гади урам себерүче кемгә шулкадәр бурычлы булып калган соң?
Басма биргән мәгълүмат буенча, өч ел элек бу хатын Мәскәү фирмаларының берсенә курьер булып урнашырга теләгән. Әмма аны нотариуска алып килгәннәр һәм ниндидер документларга кул куярга кушканнар. Шулай итеп, документлар буенча, хатынкай фирма директоры һәм банктан 32 млн. доллар акча алган бер компаниянең учредительдәше булып исәпләнә башлаган. Поручитель – шул ук “директор”, ягъни, хатынкай икән.
Тагын да бераздан банк хәерчелеккә төшкән, ә бурычларны кайтару икенче компаниягә йөкләтелгән.
Суд процессына хатынкайны чакырып та тормаганнар. Ул аның файдасына булмаган. Хәзер суд приставлары аннан 1,8 млрд сум бурычны һәм 127,4 млн. сум күләмендәге “исполнительный сбор”ны түләттерергә тырышалар.
Шунысы кызык, урам себерүченең хезмәт хакы – 15 мең сум. Аның яртысын – 7,5 мең сумын бурыч исәбенә бирә барса да, барлык бурычны түләп бетерү өчен 259,7 ел кирәк булачак.