Мәскәүдәге ЦУМның директоры Алла Вербер гаиләсе белән Италиядә ял итәргә бара. Курорт ресторанында төшке ашка диңгез ризыкларын: кысла, кальмар, креветкалар чыгарганнар. Ашап бетергәч, Верберда кинәт бик каты аллергия башлана. Хәтта эчке органнары да эшләүдән туктый. Табиблар аңа ярдәм итә алмаган - нәтиҗәдә инфаркт булып, ул якты дөньядан китеп барган. Аңа нибары 61 яшь булган.
Әйткәндәй, берничә ел элек ул яман шеш авыруын җиңгән булган, ә бу юлы диңгез рагы аннан көчлерәк булып чыккан.
Күпләр бу исемне, бәлки, беренче тапкыр ишетәдер, ләкин югары мода сөючеләр өчен бу зур югалту һәм авыр кайгы. Эстраданың "патшасы" дип Пугачева саналса, моданыкы - Вербер булган. Яшьләрдән мода бизнесына кемне алырга, кемне танытырга, ЦУМ байларының нинди модалы киемнәр киячәген дә ул хәл иткән. Кайда да сүзе үтүчән, көчле рухлы һәм акыллы булуы белән хөрмәт казанган. Әйткәндәй, ул мода дөньясында иң абруйлы 500 хатын-кыз исемлегендә торган.
ЦУМда ул соңгы 16 елында җитәкчелек иткән. Моңа кадәр бу урын ручка, дәфтәр, сагыз, чәчкә кебек вак-төяк сатыла торган бер базар булса, Алла Вербер аны "кәнфит" ясады диләр. Биредә Saint Laurent, Givenchy, Gucci, Valentino кебек брендлы киемнәр сатыла.
Вернер соңгы вакытта телевизор экраннарында еш күренде. Малахов тапшыруының берсендә ул үзенең яман шеш белән көрәшеп, чирне җиңүгә ирешкәне хакында сөйләде. Табиблар аның канында 3 дәрәҗә яман шеш тапканнар. Үзе ул бу хакта: "Көчле рухлы булуым, үз-үзенә ышанычымны югалтмавым аркасында бу чирдән котыла алдым. Дәваланган вакытта химия алуны бәйрәмгә барган кебек кабул итә идем",- дигән.