Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 август 2019, 01:59

Модель әни “исәр” кызын зур тормышка әзерли

Кайсыбер әниләрнең балалары турындагы фикерләренә шаклар катарсың!

Кайсыбер әниләрнең балалары турындагы фикерләренә шаклар катарсың! Мәсәлән, Британия моделе 37 яшьлек Карла Белуччи Таниша исемле 14 яшьлек кызы бу тормышта үз көче, үз акылы, белеме белән нәрсәгәдер ирешә алыр дип ышанмый да. “Тормыш көтәр өчен кызыма кыяфәтенә генә таянырга туры киләчәк, шуңа күрә аның рәвеше идеаль булырга тиеш”, - дип уйлаган ана һәм кызына пластик операцияләр ясата башлау өчен акча җыя башлаган.
“Бу заманда ямьсез кыяфәтле кеше беркайда да үтә алмый”, - дигән ул Closer журналына биргән интервьюсында.
Ханым кызын тәрбияләп кенә тота икән. Ай саен 200 фунт акчасы – безнең акча белән 15 мең сум тирәсе – Танишаның маникюрына, чәчләренә, кашларын буятуга китә. “Кызыма Кардашьянның кыяфәте ошый - зур арт саны, зур күкрәкләр. 16 яше тулгач, филлерлар эшләтәбез үзенә. Күкрәкләрен дә зурайтырга кирәк булыр. Тешләренә - винирлар. Таниша әле матур гына күренә, әмма операцияләр аны тагын да чибәрерәк итәчәк. Әгәр реалити-шоуда уңышлы йолдыз буласың, заман таләпләренә туры киләсең килсә, пластика – иң әйбәт вариант инде ул ”, - дигән модель әни.
Читайте нас: