Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 август 2019, 13:15

Рөстәм Нәбиевның шатлыгы эченә сыймый. Нәрсә булган?

"Минем хис-тойгылар чиктән аша, бәхетемнең чиге юк. Күп нәрсә әйтәсе килә, әмма сүз җитмәс дип куркам", - дип яза Рөстәм үзенең Инстаграмында.

Чакмагыш районында туып-үскән татар егете Рөстәм Нәбиев — армиягә үзе те­ләп, сау-сәламәт килеш китеп, аннан ярты гәүдә бе­лән кайткан һәм ике кулы белән тормышка чытырдап ябы­шып, тырышлыгы, үҗәтлеге нәти­җәсендә профессиональ спортчыга әверелгән, язмышын үзгәртә алуы бе­лән бөтен илгә танылган шә­хес, - дип яза Матбугат.ру. Бүген ул Инстаграмда ул блог алып бара, үз мисалында бүтәннәргә яшәүнең мәгъ­нәсен-ямен күрсәтә, төшенкелеккә бирелмәскә, якыннарны, әйләнә-тирә­дәгеләрне яратырга өнди: “Аякларымны югалтсам да, үземне югалтмадым, тормыш матур, кадерен, тәмен белегез”, — ди. Үзен армиягә озатып калган, фаҗигадән соң да сабыр гына көткән сөйгән кызы Индира авырлыклар алдында югалып калмыйча, Рөстәм белән язмышын бәйли. Бер-берсенә терәк булып, ир һәм хатын буларак трмыш юлыннан атлыйлар. Мәхәббәт җимеше булып, 2017 елның көзендә кызлары Сафия туа. Инде менә тагын бер сөенечле хәбәр. Рөстәм һәм Индира Нәбиевлар икенче тапкыр әти-әни булырга әзерләнә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Индира бәби көтә. "Бездә тагын бер сабый булачак ... Элек бу хакта сөйли алмый идек, чөнки Индира беренче 3 ай гына булса да үтсен дип теләде. Алла бирсә, 2020 елның гыйнварында без гаиләдә дүртәү булачакбыз. Бала җенесен әлегә белмибез. Безнең үзебез өчен дә бу аерым сюрприз булачак... Минем хис-тойгылар чиктән аша, бәхетемнең чиге юк. Күп нәрсә әйтәсе килә, әмма сүз җитмәс дип куркам. Мин һәрвакыт зур гаилә турында хыялландым һәм минем хыяллар тормышка аша ... Сез безнең өчен чын күңелдән шатланырсыз дип ышанабыз", дип уртаклаша Рөстәм Нәбиев.
Читайте нас: