Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 август 2019, 03:35

Әби тәүлек буе ырылдап чыккан

Хабаровск краенда гөмбә җыярга дип киткән пенсионер әби сазлыклы урынга барып чыккан һәм ике тәүлеккә якын шунда ырылдый-ырылдый билдән су эчендә торган.

Яшисең килсә, ырылдарга да, чыркылдарга да өйрәнәсең икән! Хабаровск краенда гөмбә җыярга дип киткән пенсионер әби сазлыклы урынга барып чыккан һәм ике тәүлеккә якын шунда ырылдый-ырылдый билдән су эчендә торган. Үзенең ырылдавы белән ул шул тирәдә аны каравыллап йөргән аюны куркытып торган.
1936 елгы әбекәй гөмбәгә 5 август көнне иртәнге сәгать 9.00да чыгып киткән. Озак кына кайтмый торгач, туганнары чаң суга. Аны 7 август көнне су эчендә торган хәлдә “Лига Спас” ирекле эзләүчеләр отряды вәкилләре табып ала.
“Безнең төркем әбине ырылдап торган хәлдә тапты. Аю аннан 20 метр читтәрәк йөри иде. Әби, бәхетка каршы, яраланмаган, әмма ул әлегә сөйләшми – бу кичергән стресс нәтиҗәсе. Йоклый да йоклый”, - диләр эзләүчеләр.
Читайте нас: