Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 август 2019, 12:40

Брежневның дачасын сатканнар бит...

Түбән Ореанда поселогында урнашкан «Глициния» дачасы 1955 елда төзелгән.

СССРның гомерлек диярлек Генеральный секретаре Леонид Ильич Бреженевның Кырымдагы дачасын 1,2 млрд сумга сатканнар.


Ялта янындагы «Глициния» дачасы турында күп имеш-мимешләр йөргән иде. Инде менә КПСС Үзәк Комитетының ял урыны булган бу дача сатылган. Сатудан кергән акчалар республика бюджетын ныгытуга юнәлтелә.


«Госдача 1,2 млрд сумга сатылды. Юридик берәмлекнең кем булуын әлегә әйтә алмыйм”, – ди республика Хөкүмәтенең җаваплы вәкиле.

Түбән Ореанда поселогында урнашкан «Глициния» дачасы 1955 елда төзелгән. Хәзер ул пансионат итеп үзгәртелгән. Пансионатта 27 гектарлык бакча – парк ансамбле һәм 700 метрлык кызыну урыны бар.

Читайте нас: