Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 август 2019, 15:18

Бал кортлары күченнән коткарганнар

Нью-Йоркта Статен-Айленд причалында умартачылар 25 мең бал корты күчен кулга төшергәннәр.

Нью-Йоркта Статен-Айленд причалында умартачылар 25 мең бал корты күчен кулга төшергәннәр.
Бал кортлары паром терминалының түбәсенә менеп утырганнар. Аларның үзләренә генә түгел, пассажирларга да куркыныч туган.
Болар – Нью-Йоркта соңгы арада табылган иң зур күч. 2010 елда шәһәр советы умартачылыкны законлаштырганнан соң умарта тотучылар саны бик нык арткан. Шәһәр паркларында яисә яшел түбәләрдә бал кортлары үрчетү модага кергән. Әмма бөтен умартачы да осталык белән мактана алмый: алардан бал кортлары күчләре белән аерылып, “чыгып качалар”. Мондый хәлләр еш кабатлана, диләр полиция хезмәткәрләре.
Читайте нас: