Дөньяда ниләр бар?
8 август 2019, 08:11

“Аларның никахы чын түгел!”

Лидия Федосеева-Шукшинаның кече кызы Ольга әнисенең продюсер Бари Алибасов белән бергә яшәвенә каршы.

Лидия Федосеева-Шукшинаның кече кызы Ольга әнисенең продюсер Бари Алибасов белән бергә яшәвенә каршы. Ул аларның мөнәсәбәтләренең ихласлыгына ышанмый һәм аерылышуларын тели.
Ольга сүзләренә караганда, бу парның уртак тормышы да, уртак түшәге дә юк. Моннан тыш, актрисаның балалары өйдән чыгып киткәч, Алибасов ярдәмчеләре белән бергә килеп, фотоссесияләр оештыра икән. Хәтта Василий Шукшин кебек аның өстәле артында утырып төшкән. Законлы ире килеп киткәннән соң актриса “коелып төшә”, каушап кала. Һәм Ольганы әнисенең мондый хәле бик борчый. Шулай ук әнисе хәзерге иренә васыять иткән Мәскәү фатирының киләчәге дә тынгы бирми икән.
“Алибасовның хатыны булганчы, Шукшинның тол хатыны булу яхшырак”,- дип саный ул.
Федоссева-Шукшина белән Алибасов 20 елга якын бергә булуларына карамастан, бер ел элек кенә законлы өйләнештеләр. Әмма паспортта тамга сугылуга карамастан, алар бергә яшәми. Күп дигәндә атнасына ике тапкыр Алибасов ярдәмчеләре белән хатынына азык-төлек китерә һәм чәчәкләр бүләк итә. Үзе исә бу мөнәсәбәтләрне “идиллия” дип атый.
Читайте нас