Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 август 2019, 16:59

Ир 93 яшьлек сөяркәсенә өйләнгән

Гананың Аккра шәһәрендә бер гадәти булмаган туй уздырганнар: 96 яшьлек ир 93 яшьлек ханымга өйләнгән.

Гананың Аккра шәһәрендә бер гадәти булмаган туй уздырганнар: 96 яшьлек ир 93 яшьлек ханымга өйләнгән.
Бак тисәң, алар инде 50 елдан артык бергә яши, тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр.
Джейм белән Маргарет 1960 нчы елларда танышалар. Аларның никахларын теркәүче рухани аерылышуларның күбәю турында әйтеп үткән. “Әгәр ир белән хатын бер түбә астында 50 ел бергә яши алалар икән, димәк алар бер-берсен аңлыйлар”, - дигән ул. Аның фикеренчә, элек никахлар озын гомерле булган, чөнки булганына шөкер итеп яши белгәннәр.
2016 елда Кытайда 114 яшьлек ханымның 71 яшьлек иргә кияүгә чыгуы турында хәбәр булган иде. Алар исә картлар йортында танышканнар һәм “яшь” кәләш кияүгә чыгаргамы-юкмы дип озак уйланган икән... Әмма кияү максатына ирешә торганнардан булып чыккан.
Читайте нас: