Сан-Диегоның Калифорния университеты белгечләре бинокль сыман линзалар уйлап тапканнар. Күзләрнең хәрәкәте ярдәмендә ерактагы предметларны якынайтып та, ерагайтып та күрсәтә ала икән. Моның өчен күзләрне еш кына ике тапкыр йомып алырга кирәк. Күзләрдән килүче электрик сигналлар сыгылмалы полимер плёнкадан эшләнгән биометрик линзаларга тоташа. Күзләр хәрәкәтләнгән саен аңа сигналлар килеп тора. Әлеге вакытта ул тест формасында гына кулланыла. Якын киләчәктә сатуга чыккач, күпләрнең ерактан начар күрү проблемасы юкка чыгачак инде.