Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 август 2019, 18:00

Балык йоткан дайвер исән калган

Көньяк Африкада гаҗәеп бер хәл булган: дайвинг буенча тренер, 51 яшьлек Райнер Шимпфны кит балыгы йоткан.

Көньяк Африкада гаҗәеп бер хәл булган: дайвинг буенча тренер, 51 яшьлек Райнер Шимпфны кит йоткан да ... аның балык түгел икәнен аңлагач, кире төкергән.
Тренерның сөйләвенә караганда, ул ярдан ерак түгел генә маска белән трубка киеп йөзеп алырга була. Тирә-ягында берничә акула, дельфиннар һәм кит була. Бер мәлне бөтен дөнья караңгыланып китә: Райнер үзен кит йотканын аңлый. Куркырга өлгерми, нәрсә булганын аңлагач тиз генә тын алуын туктатып торырга була. Аны йоткан кит – полосатик Брайда – дустанә төрләрнең берсе. Шуңа да Райнер аның кире төкерәчәген аңлап көтеп тора...
Әмма шулай да куркыныч булган: полосатик Брайда 15 минут тын алмый тора торган балык. Яисә өч йөз метрга кадәр тирәнлеккә төшеп китә ала. Бәхеткә, дайверның гомере бетмәгән булган, күрәсең...
Читайте нас: