Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 август 2019, 13:22

Авиадиспетчерны үтергән Виталий Калоевның игезәкләре туган (фото)

2002 елда Боден күле өстендәге авиакатастрофаны күпләр хәтерлидер.

2002 елда Боден күле өстендәге авиакатастрофаны күпләр хәтерлидер. Ул чакта Германия күгендә Башкортстан авиалинияләренең ТУ-154 очкычы белән Боинг-757 йөк самолеты бәрелешкән иде. Боден күле өстендә 71 кеше гомере өзелде.
Очраклы рәвештә генә Мәскәүдә шушы самолетка Испаниядә архитектор булып эшләгән Виталий Калоевның хатыны белән 2 баласы утыра. Виталий Калоевның исеме соңрак киң тарала. Фаҗигадән соң 478 көн үтүгә Калоев Швейцариянең “Скайгайд” компаниясендә диспетчер булып эшләгән һәм шул төнне кизү торган Питер Нильсенны үтерә...
8 елга хөкем ителгән Виталий Калоев төрмәдәге яхшы тәртибе өчен 2 елдан иреккә чыгарыла.
Һәм менә шушы көннәрдә Виталий Калоевның фотолары Төньяк Осетия матбугат чараларында күренде. Ул анда милли киемнәр кидерелгән игезәк балаларын – кызын һәм улын тотып төшкән.
Шәхси драма кичергән Виталий Калоев өйләнгән. Һәм былтыр хатыны аңа игезәкләр тапкан.
Интернеттагы фотосурәтләр астында комменатрийлар язганнар. Кулланучылар Калоевны яңа тормыш белән чын күңелдән котлый.
Читайте нас: