Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 август 2019, 16:06

Эт аптекага кереп ярдәм сораган

Этләрнең акыллы йорт хайваны икәне билгеле, тик без, кешеләр, аларны еш кына аңларга тырышмыйбыз шул.

Төркиянең Стамбул шәһәрендә бер акыллы эт үзе генә аптекага кереп ярдәм сораган.

Бу хәлне бина эчендәге видеокамера төшереп торган, дип яза ren.tv каналы сайты. Эт үзе генә аптекага килеп керә һәм фармацевтка яраланган алгы аягын суза. Хатын канаган җирен тиз генә исәпкә алмый, хайван шулай ашарга сорый дип уйлый. Этнең алдына ашарга куя. Ләкин ул аңардан баш тарта.

- Алгы аягында кан күреп калгач кына аңладым: эт миннән ярдәм сорый икән. Ярасын чистартып, мазь сөрттем. Дүрт аяклы дус канәгать булып чыгып китте,- дигән фармацевт.

Бу акыллы эткә сокланып халык бик күп комментарийлар калдырган: " Этләр кешеләрдән дә акыллырак", "Аптека хезмәткәре мәрхәмәтле, афәрин!", "Күрәсең, бу эт үткән гомерендә кеше булгандыр" һәм башкалар.

Этләр - акыллы йорт хайваны икәне билгеле, тик без, кешеләр, аларны еш кына аңларга тырышмыйбыз шул. Әгәр бу фармацевт урынында башка кеше булса, бәлки маэмайны ишек төбеннән үк куып җибәргән булыр иде...

Читайте нас: