Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 август 2019, 10:36

Кытыклагач, мәет терелә

4 көн үткәч тә, мәет һич үзгәрмәгән була.

Индонезиянең Мадура утравында кызыклы да, кызганыч та шаяру җәнҗал белән тәмамланган. Бу хакта AsiaOne хәбәр итә.
23 июльдә Танггумунг авылында яшәүче 38 яшьлек Роби Анджаланың үлүе билгеле була. Васыятьнамәсендә ул үзен дини лидер Мохаммад Алави янында җирләүләрен үтенә.
Җирләүне тизләштерер өчен каберне бөтен авыл белән казыганнар. “Фермерлар тәмәке үсемлекләренә су сипми торды, шәһәр читендә эшләүчеләр хәтта эшкә бармадылар”, - дип сөйләгән шушы авыл кешесе Абдул Халим.
Беренче булып бу сәер хәлгә Алавиның улы игътибар итә: ул мәетнең 4 көн үткәч тә, аның тәне һич үзгәрмәвен сизеп кала.
Алави җитәкләгән ислам интернаты укучылары мәетнең һаман җылы булуын сөйләгәч, шикләнүләр тагы да көчәя.
Шаяру җирләгәндә ачыклана. Кемдер Робиның аягын кытыклый. Мәет түзми, борыла. Ә менә нигә ул үле булып кыланганы нишләптер хәбәр ителми.
Ләкин бу шаяру авыл халкын бик ачуландыра. “Үлем белән шаяруы өчен без аны чыннан яртылаш күмеп тә куяр идек!” – дип чыгырыннан чыккан Абдул Халим.
Читайте нас: