Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 август 2019, 11:10

10 ел буе гел кызлар туа

Польшаның Мейсц-Оджаньск авылында соңгы дистә ел эчендә бер малай да тумаган.

Польшаның Чехия чигенә якын урнашкан зур булмаган Мейсц-Оджаньск авылында соңгы дистә ел эчендә бер малай да тумаган. Аптырагач, посёлок башлыгы Раймунд Фришко малай тапкан гаиләгә бүләк вәгъдә иткән. Бу хакта The First News хәбәр итә.
“Бу хәл үтә дә сәер тоела. Моның сәбәбен ачыкларга тырышып карарга кирәк. Беренче малай тапкан ата-анага бүләк тапшырачакмын. Әлегә нинди икәнен әйтмим, әмма дә ләкин бүләк саллы булачак”, - ди Фришко.
Шулай ук тарихи язмаларны тикшереп, әлеге посёлокта кайчан да булса мондый хәлнең булуын-булмавын ачыкларга тели ул.
Томаш Голяш – Мейсц-Оджаньскта янгын сүндерүчеләр бригадасы башлыгы. Аның кул астында 24 хатын-кыз һәм 8 ир-егет эшли.
“Шушы төбәккә килеп өйләндем. Хатыным ике кыз бүләк итте. Улым булуын да телим. Әмма бу тормышка ашмастай хыял кебек тоела миңа” , - дип уфтана ир.
Читайте нас: