Гадәттә, җәмгыятьтә югары урыннарны биләгән кешеләрнең шәхси тормышлары гади халык өчен билгесез. Якыннары турында да - кайда яшәүләре, нәрсә белән шөгыльләнүләре, кайда ял итүләре турында мәгълүмат юк. Без андый-мондый хәбәрне дә "сарафан радиосы" аша гына ишетәбез. Ә менә республикабыз башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров журналистлар белән очрашуында гаиләсе турындагы сорауларга ачыктан-ачык җавап бирде.
Аның олы кызы Светлана Австриядә яши. Ничек анда барып чыккан дисезме? Башта Светлана Башкорт дәүләт нефть техник университетында белем алган. Радий Хәбиров: "Ул вакытта безнең республика Вена белән бик тыгыз эшлекле мөнәсәбәттә иде. Һәм кызым бу мөмкинчелектән файдаланып, Вена икътисад университетына күчте. Хакын да әйтә алам, уку өчен еллык түләү 750 евро иде. Диплом алгач, Австрия гражданинына кияүгә чыкты. Хәзер аның фамилиясе Gradwohl. Бүгенге көндә тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр”.
Чит илдә яши дип укыгач, күпләр патриотизм төшенчәсен уйлыйдыр. Югыйсә, үзебездә дә дөньякүләм дәрәҗәгә җиткән уку йортлары бар. Ләкин Радий Хәбиров моны үзенең 2000 елларда республикадан китүе белән бәйли. “Ул вакытта Мортаза Рәхимов белән конфликттан соң туган илгә, туган җиргә карата патриотик хисләрнең сүрелгән мәле иде. Әгәр әтиләрен республикада көтүче юк икән, аларны анда кем көтсен?” - ди ул.
Радий Хәбиров үзе дә чит илдә белем алуы турында әйтеп үтте – өч ел Төркиянең Әнкара шәһәрендә Халыкара мөнәсәбәтләр институында магистратура тәмамлаган. “Язмышым башкача да булыр иде, бәлки. Магистратураны тәмамлагач, анда укуны дәвам итәргә тәкъдим булды, ләкин уку өчен түләү мөмкинлеге булмады. Бүгенге көндә Әнкарада укытып йөрер идем әле, бәлки”, -дип өсти Радий Фәрит улы.