Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
25 июль 2019, 13:34

Кытай “б/у” машиналарын сата

Кытай Русиягә кулланылган 300 машинаның беренче партиясен озаткан.

Кытай Русиягә кулланылган 300 машинаның беренче партиясен озаткан. Аларның гомум хакы 2,5 миллион долларлык дип атала. Хәбәрләргә ярашлы, Кытайдан импортланган машинаның уртача бәясе 525 мең сум тирәсе диелә. Мөгаен, бу суммага таможня пошлинасы да өстәлер. Нинди автомобиль модельләре һәм маркаларын җибәрәләрдер — бу турыда әлегә хәбәрләр юк. Әйткәндәй, Кытай файдаланылган машиналарын Русиядән тыш, Мьянма, Камбоджа һәм Нигериягә дә озаткан.
Ә сез файдалануда булган Кытай автомобилен сатып алыр идегезме?
Читайте нас: