Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
25 июль 2019, 16:10

Аягын кистереп, үзен бәхетле тойган

Джули балалары артыннан бакчага ашыкканда егыла да, тубыгын имгәтә.

Бөекбританиянең Хаддерсфилд шәһәрендә (Уэст-Йоркшир графлыгы) яшәүче 44 яшьлек Джули Бануэлл Зудек синдромыннан интегә. Бу синдром төрле җәрәхәтләрдән соң барлыкка килә.
Джули балалары артыннан бакчага ашыкканда егыла да, тубыгын имгәтә. Джулиның тезе озак еллар авырта. Ул әледән-әле табибларда тикшеренеп тора, ләкин авыртуны баса торган мазьлардан башка алар Д.Бануэллга берни билгеләми.
2016 елда авыртуга түзә алмаган Бануэлл янә дәваханәгә бара. Табиблар аның аягын рентгенга төшерә һәм хатынның 1 ел ярым дәвамында сынган аяк белән йөргәнен ачыклый. Һәм Бануэлл медиклардан аягын кисүне үтенә. “Табиблар мине психик яктан авыру дип уйлар дип курыктым, - ди ул. – Ләкин авыртуга түзәр чарам калмаган иде”.
Табиблар Джулины психик яктан сәламәт дип таба һәм аның үтенечен кире какмый. Операция алдыннан медиклар дәвалауның тагы берничә вариантын тәкъдим итсәләр дә, Джули көчле авыртулары бетми.
2018 елда табиблар Джулиның аягын кисә. “Хәзер мин үземне сәламәт итеп тоям, аягым бөтенләй авыртмый. Әгәр чир икенче аягыма күчсә, анысын да һич икеләнүләрсез кистерәчәкмен!” – ди Джули.
Читайте нас: