Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 июль 2019, 16:33

Кызының мәетен куаклар арасына чыгарып куйган

Кызы 3-4 көн элек урын-җирендә яткан килеш үлгән. Мәетнең исе чыга башлап, тын алуы авырлашкач, юрган тышына төреп, урамга сөйрәп чыгарган.

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче 68 яшьлек пенсионер ханым, 49 яшьлек кызы үлгәч, җирләргә акчам юк дип, мәетен төнлә урамдагы куаклар арасына чыгарып ташлаган.
Мәетне 18 июль көнне иртән урамнан үтеп баручылар күреп, полиция чакырталар.
Пенсионерның сүзләренә караганда, кызы 3-4 көн элек урын-җирендә яткан килеш үлгән. Мәет күгәреп, исе чыга башлап, тын алуы авырлашкач, юрган тышына төрә дә урамга сөйрәп чыгара. Моны ул махсус рәвештә - килеп сәбәбен тикшерсеннәр өчен эшләгән. Чөнки әбинең кызын җирләүгә акчасы булмаган һәм нибары 6 мең сум пенсия алып яши икән. Икенче кызы әнисенә матди яктан ярдәм иткәләп торган, ләкин ул да җитми иде дип аңлаткан пенсионер сорау алу вакытында.
Мәетне үтерү билгеләре күренмәгән, тикшерү эшләре башланган.
Читайте нас: