Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 июль 2019, 12:14

Йөргән кызы, үч итеп, егетен төрмәгә утырттырган

Якташыбыз Алишер Г. Сеул төрмәләренең берсендә утыра. Аны иреккә чыгарыр өчен www.change.org сайтында имзалар җыела.

Көньяк Кореяда 11 июльдә Уфада яшәүче Алишер Г.ны ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Сеул вузларының берсендә белем алучы егет тиздән диплом алырга тиеш булган. Ләкин чыгарылыш кичәсе урынына ул әле төрмәдә утыра. Абыйсының катлаулы хәлдә калуын сеңлесе Мәдинә социаль челтәрләрдә язып чыккан. Ул битараф булмаган кешеләрне абыйсын иреккә чыгарыр өчен имзалар җыярга чакыруда катнаша.
www.change.org сайтында хәбәр итүләренчә, студентны аның элек йөргән кызы гаризасы нигезендә кулга алганнар.
“Ул минем абыем белән моңа кадәр дуслашып йөргән, ташлашкач, үч итәргә теләп, аңа каршы иск язган. Гаризада абыем аңа “янаган” дигән. Ләкин янаулар дәлилләнмәгән. Барлык дәлилләр дә абыемның аңа язуына, очрашырга теләве һәм чәчәкләр җибәрүенә кайтып кала. Шундый гамәлләр өчен дә камерага япсалар, һәр икенче егетне утыртырлар иде”, - диелә петициядә.
Арытаба Алишерның элекке кызы аның шәхси фотоларын таратканы өчен дә иск язган. Сеңлесе исә бу хәлне кире кага. Ничек кенә булмасын, Алишерны 10 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Мәдинә сүзләре буенча, исклар яудырган кыз суд утырышларына йөрмәгән, чөнки яңа егете белән Франциягә киткән.
Әле Алишерны яклап 1500 имза җыелган. Петиция Русиянең Чит илләр министрлыгына юнәлтеләчәк.
Вакыйга безгә шундый күзлектән бирелгән. Ә чынында нәрсә һәм ничек булган, кем гаепле – билгесез.
Чит ил чит ил инде ул. Һәр илнең үз законнары, үз гореф-гадәтләре, традицияләре дигәндәй. Ватаныбызда мондый хәл булса, вакыйганы ачыклау артык катлаулы да булмас иде, бәлки.
Читайте нас: