Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 июль 2019, 11:03

Дәрәҗәле бёрек

Җомга көнне Төркиянең оборона министрлыгы илләренә С-400не кертә башлауны хәбәр иткән.

Төркиянең Бурса шәһәрендә яшәүче кондитер Хәсән Аджар Владимир Путинга төрек милли ашларының берсе – бёрек (пирог) пешереп җибәргән. Моны ул Төркиягә Русия С-400 зенит-ракета комплекслары элементларын (ЗРК) җибәрә башлауга багышлаган.
Җомга көнне Төркиянең оборона министрлыгы илләренә С-400не кертә башлауны хәбәр иткән.
“Бүген мин, вәгъдә итүемчә, үземнең пирогымны Русия президентына җибәрдем. Ресторанга килүчеләр, пирог пешерүемне Төркиягә ЗРК кертә башлауга җавап икәнен белгәч, моны хупладылар. Ә инде ташучы компаниядә адресатның кем икәнен белгәч, бик аптырадылар: компания тарихында мондый хәл беренчегә икән. Алар хәтта минем посылкама махсус тышлык та тәкъдим итте”, - дип сөйли Аджар.
Читайте нас: