Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
12 июль 2019, 15:54

Америкада акча яңгыры яуган

Бу хәл Американың Джорджия штатында була.

Американың Джорджия штатында була бу хәл.
Трассада машинда китеп баручыларның алдына көтмәгәндә кәгазь акчалар сибелә башлый. Алар шулкадәр күп һәм бары да өр-яңа була. Кайбер водительләр һәм пассажирлар төшеп, шатланыша-шатланыша җыярга керешәләр. Баксаң, юлда китеп баручы акча төягән эш машинасының ишекләре ачылып китеп, эченнән акчалары оча башлаган булган икән.
Урындагы полиция хезмәткәре Роберт Парсон: “Моңарчы һавада бу кадәр акча очканын күргәнем юк иде, мондый күренешләр киноларда гына буладыр. Ә чынлыкта хәзер водитель моңа җавап бирәчәк, очкан акчаларны кире кайтарырга тиеш булачак”, - дигән.
Туктап, акча җыеп китүчеләр исә, водительнең каза күрүен уйлап тормаганнар, “яңгыр”ның файдасын күргәннәр.
Читайте нас: