Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 июль 2019, 17:25

Менә сиңа мә!

Һиндстанда хатын-кызлар эшләрен югалтмас өчен... аналыкларын алдыра башлаган.

Һиндстанда хатын-кызлар эшләрен югалтмас өчен... аналыкларын алдыра башлаган. Күрем вакытында эш көннәрен калдырмас өчен алар бу адымга барырга җөръәт иткән. Илнең көнбатыш штатында шундый 4500 операция теркәлгән. Пациенткалар, нигездә, 40 яшькә кадәр хатын-кызлар (кайберләренә хәтта 30 яшь тә тулмаган).
Һиндстанда хатын-кызларга күрем вакытында эшкә бару, аш-су бүлмәсенә керү, шулай ук, яшь кызларга мәктәпкә бару, кояш батканнан соң урамга чыгу, гыйбадәтханәгә керү тыела. Хатын-кызларның хокукларын яклаучы милли комиссия штатлардагы җитәкчеләргә мондый хәлләрне булдырмауны үтенеп мөрәҗәгатьләр җибәргән.
Читайте нас: