Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 июль 2019, 17:20

Бари Алибасов хастаханәгә башка сәбәп белән эләккән

Күренекле продюсер Бари Алибасов хастаханәгә торба чистарткыч эчеп эләкмәгән. Җырчы Наталья Штурм белән продюсерның үги кызы Ольга Шукшина чын сәбәпләрне атаган.

Күренекле продюсер Бари Алибасов хастаханәгә торба чистарткыч эчеп эләкмәгән. Җырчы Наталья Штурм белән продюсерның үги кызы Ольга Шукшина чын сәбәпләрне атаган.
Интернет челтәрендә берничә атна инде Бари Алибасов турында хәбәрләр пәйда булып тора. Аның агуланып хастаханәгә эләгүендә шик туды һәм моны пиар-компания дип атадылар. Бу бөтен хәбәрләргә дә нокта куяр өчен продюсерның матбугат хезмәте аның хастаханәдән алган белешмәсен һәм анализларын күрсәткән. Продюсерның каныннан көчле препаратлар – феназепам белән хлорпротиксен табылган.
“Хлорпротиксенны махмыр синдромында беренче ярдәм итеп кулланалар”, - дип аңлаткан ашыгыч ярдәм бригадасы табибы Андрей Звонков.
Җырчы Наталья Штурм Бари Алибасовта мәрхүм җырчы Евгений Осинныкы кебек проблема, дип саный. Евгений эчкечелектән газап чиккән булган.
Бари Алибасовның улы исә бу хәбәрләрне кире кага. “Әтине хастаханәгә алып барганда ул айнык иде”, - дигән ул.
Читайте нас в