Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 июль 2019, 23:17

Луизаның балаларына бармак төртеп күрсәтәләр

Луиза Хәйруллинаны кулга алгач, 12 һәм 8 яшьлек балалары әлегә Салават шәһәрендә аның әтисе Рамил Муллахмәтов карамагында яши.

Луиза Хәйруллинаны кулга алгач, 12 һәм 8 яшьлек балалары әлегә Салават шәһәрендә аның әтисе Рамил Муллахмәтов карамагында яши. Бүгенге көндә ул кызларны опекага алу эше белән мәшгуль.
- Җәйге лагерьга җибәрү тәкъдиме булды, ләкин кызлар барырга ризалашмадылар, - дип белдергән ул Собкор02 басмасына. - Барысы да бу хәл турында сөйлиләр, бармак төртеп күрсәтәләр, андый җиргә йөрү кайгысы юк аларда, -дигән.
Шуны өстәп тагын: "Уфада социаль педагог, психолог белән берлектә алар белән тикшерүчеләр сөйләшкән. Табиблар күзәтүе астында торалар", - дигән.
Әлегә Луиза Уфаның тикшрү изоляторында. Ире Маратны, сорау алгач, әлегә өенә кайтарып җибәргәннәр. Тикшерү һәм сорау алу нәтиҗәләренә карап, бу кырын эштә аның гаебе бармы -юкмы - соңрак ачыкланачак. Урланган сумманың язмышы һаман да билгесез.
Исегезгә төшерәбез, 27 май көнне Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйруллина үзе эшләгән банктан төрле валюталарда 20 миллионнан артык сумма урлап, гаиләсен алып качкан иде, 4 июль көнне Казанның бер фатирында аны кулга алдылар.
Читайте нас: