Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 июль 2019, 14:50

Амстердам “Евровидение”не кабул итүдән баш тарта

Бу хакта шәһәрнең мэры Фемке Халсема ачык хатында хәбәр иткән.

Амстердам киләсе елга үзендә “Евровидение” халыкара җыр фестивален кабул итмәячәк. Бу хакта шәһәрнең мэры Фемке Халсема ачык хатында хәбәр иткән, дип белдерә Telegram басмасы. Шоу Ziggo Dome концерт залында үтәргә тиеш иде. Мэр сүзләренә караганда, ул билгеләнгән вакытта буш булмаячак һәм анда үтәчәк чараны күчерү дә мөмкин түгел. Бу залны алдан броньләштереп куюга бәйле.
“Евровидение”дә Дункан Лоуренс җиңеп чыккач, Нидерландия үзендә фестивальне кабул итү хокукына ия булган иде. ТАСС билгеләвенчә, моңа кадәр фестивальне кабул итүдән Гаага һәм Бреда шәһәрләре баш тарткан. Исемлектә тагын биш шәһәр – Арнем, Маастрихт, Утрехт, Роттердам һәм Хертогенбос калган.
Нидерландиядә киләсе елга кадәр “Евровидение” үткәрерлек берәр зал табылыр, шәт...
Читайте нас: