Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 июль 2019, 14:35

23 ел яшәгәннән соң...

АКШтагы Мидлтаун шәһәрендә (Коннектикут штаты) яшәүче ир гаиләсенә ир-атларны яратуын хәбәр иткән булган.

АКШтагы Мидлтаун шәһәрендә (Коннектикут штаты) яшәүче ир гаиләсенә ир-атларны яратуын хәбәр иткән булган. Июнь ахырында ул гей-парадка барган. Парад вакытында 53 яшьлек Брюс һәрвакыт ир-атларны ошатуын әйткән. Бу хакта New York Post язып чыккан.
Брюс Даунер хатыны һәм улының да гадәти ориентациядән булмавын белгән. Аның туганнары бу хәбәргә бик аптырамаган. 23 ел гомер иткәннән соң Брюс Даунер хатыны белән 2017 елда аерыла. Аерылышкач, аның хатыны гүзәл затларны яратуы ачыкланган. Ул үзенә пар булырдай хатын тапкан һәм тиз арада кияүгә чыгарга җыена.
“Мин, ниһаять, тәвәккәлләдем. Башкача болай яшисем килмәде. 23 ел хатыным белән яшәп, мин аның хатын-кызларны яратуын, ул минем ир-атларга өстенлек бирүне белмәгән булып чыккан”, - ди Даунер.
Даунер үзенә партнер табарга планлаштыра.
Аның 23 яшьлек улы Тайлер да ир-атларны яратуын әйткән.
“Гадәти булмаган” гаиләнең 24 яшьтәге өлкән уллары исә гадәти ориентациядән икән...
Менә бит. Толерантлык нәтиҗәләре бу, җәмәгать. Ире, хатыны, баласы – кем-кемне яратканын аңлап бетермәле түгел...
Читайте нас: