Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 июль 2019, 13:33

Луиза Хәйруллинаның адвокатына Уфа эшкуары түләячәк

Азамат Галин бер ай элек Луиза Хәйруллинага ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән. “Мин сүземдә торачакмын”, – ди ул.

Эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Азамат Галин бер ай элек Луиза Хәйруллинага ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән. Әгәр Хәйруллинаны полиция кулга алса, адвокат хезмәтләрен түләячәкмен дигән.
Билгеле булуынча, Салават шәһәреннән кассир, үзе эшләгән банктан 20 миллионнан артык акча урлап, гаиләсе белән качкан иде. Кичә Луизаны Казанда кулга алдылар. Якын арада аны Уфага китерәчәкләр һәм сак астына алачаклар дип яза “Комсомольская правда”.
Луизаны тотулары билгеле булу белән Азамат Галинның телефоны шалтыратулардан шартлый язган. Шулай дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә. “Без берничә хокук яклаучы белән сөйләшүләр алып барабыз. Вәгъдәмдә торам”, – ди эшкуар.
Читайте нас: