Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 июль 2019, 16:11

Каберләр һәм чүплек арасындагы шәһәр

Маракайбо — зурлыгы буенча Венесуэлада икенче шәһәр булып исәпләнә.

Маракайбо — зурлыгы буенча Венесуэлада икенче шәһәр булып исәпләнә. Кайчандыр ул бай һәм чәчәк аткан шәһәрләрдән саналган, ләкин бүген озайлы көрчектән соң шау-гөр килгән мегаполистан чүплек оясы, таланган зиратлар һәм каберләр генә калган. Ризык, акчасыз һәм даруларсыз бу шәһәр акрынлап үлеп бара. Көрчек АКШ санкцияләре, нефтькә хаклар төшүе, дәүләт идарәсендәге проблемалар аркасында килеп туган. Халык калдык-постык белән тукланырга мәҗбүр, төнлә йорт һәм фатирлар тәрәзәләрендә ут янмый, урамнар мародерлар белән тулган. Җинятьчеләрдән хәтта мәетләр дә котыла алмый – аеруча явызлары зиратларны талый. Маракайбоның түбән тәгәрүен Родриго Эбдның фотосурәтләрендә күрергә мөмкин.
Мартта Маракайбода җинаятьләр арткан. Нишләргә белмәгән кешеләр йөзәрләгән кечкенә кибетләр, отель һәм матурлык салоннарын талаган. Бу шәһәрнең таралуын тагы да тизәйтә.
Читайте нас: