Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 июнь 2019, 15:13

Үлеп барган кешегә кияүгә чыккан

Пулядан яраланган ир кеше ул вакытта Новокузнецк дәваханәсендә аңсыз хәлдә булган.

Кемерово өлкәсе Таштагол шәһәренең ЗАГС бүлеге җитәкчесе урында яшәүче хатын белән аңын югалткан хәлдәге ирнең никахын теркәгәне өчен суд каршына басачак. Тикшерү фаразларына ярашлы, 2017 елның июлендә ЗАГС җитәкчесе танышының үтенече буенча шушы никахны теркәгән. Пулядан яраланган ир кеше ул вакытта Новокузнецк дәваханәсендә аңсыз хәлдә булган. Кызганычка каршы, ул икенче көнне үлә. Ә теге хатын үлгән ирнең бөтен мал-мөлкәтенә хуҗа булып кала. Соңрак әлеге хатынкай иренең саксызлык буенча үтерелгәне өчен үзенә әхлакый зыянны каплатуны таләп итә. Суд аның файдасына 100 мең сум түләтү турында карар чыгара.
Шуннан соң прокурор хатынны гаепләү буенча карар чыгара һәм җинаять эшен арытаба җентекле тикшерү өчен Таштагол кала судына тапшыра. Комсызлык адәм баласын нинди генә оятсызлыкларга этәрми?!
Читайте нас: