Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 апрель 2019, 12:35

20 ел буе бер саннарны язган

Американың Көньяк Каролина штатында яшәүче ир 20 ел буена лотереяда бер үк саннарны язып барган һәм ... бер көн килеп джекпот откан.

Американың Көньяк Каролина штатында яшәүче ир 20 ел буена лотереяда бер үк саннарны язып барган һәм ... бер көн килеп джекпот откан.
Үзенең исемен атамаган ир лотереяга 2-5-17-26-27 саннарыннан торган комбинацияне язып барган. Ул аны ятлаган һәм тикшергәндә беркайчан да билетына карамаган.
Быел апрель башында ул тагын шул ук саннарны яза һәм 100 мең доллар акча иясе була. (Сумга күчергәндә 6,4 млн сум).
Ул шушы саннары белән киләчәктә дә лотерея уйнавын дәвам итәчәген әйткән. Бу саннарның үз сере бар икән: алар аның гаилә әгъзаларының туган көннәреннән тора.
Февраль башында исә Американың Северна Парк шәһәрендә ярты ел эчендә бер ир икенчегә зур суммада акча откан иде: ул икесендә дә әнисенең үлгән көннәрен язган булган.
Читайте нас: