Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 апрель 2019, 21:40

Коткарыгыз, песи котыра!!!

Италиядә янгын сүндерүчеләр әниле-кызлы икәүне үзләренең песиләреннән коткарган.

Италиядә янгын сүндерүчеләр әниле-кызлы икәүне үзләренең песиләреннән коткарган.
Башта алар: “Ярдәм итегез, безнең песи акылыннан шашкан. Ул безне тырнап үтермәкче бугай!” – дип шалтыратуга бик нык гәҗәпләнгән. Әмма чакыру буенча барганнар. Котырган песине тынычландырыр өчен ветеринарга өч укол кадарга туры килгән. Әлеге вакыйганың шаһиты әйтүенчә, әниле-кызлы күршеләренең бу көнне бик нык кычкырышып талашканнарын ишеткән. Күрәсең, тавыш-гауга аркасында песи үз гомеренә куркыныч яный дип уйлаган һәм үзен үзе якларга булган. Ә кемнән якларга икәнен төгәл белмәгәч, хуҗаларының икесенә дә берьюлы ташланган. Тырнап, тешнәп, ул аларны юыну бүлмәсенә кереп качарга һәм шуннан торып, ярдәм чакыртырга мәҗбүр иткән. Бүген ярсыган песи ветеринария дәваханәсендә реабилитация курсы үтә.
Тавыш-гауганың кайчан яхшыга китергәне бар инде?..
Читайте нас: