Әдәбият
19 Сентября , 01:30

Көтелмәгән кунак

(Таксист хатыны көндәлегеннән...)

Көтелмәгән кунакКөтелмәгән кунак
Көтелмәгән кунак

Без, хатын-кызлар урысча әйткәндә «непредсказуемыйлар» бит инде, ирләребезгә йә көне буена бер дә шалтыратмыйбыз, йә кат-кат шалтыратып, «теңкәләренә тиеп» бетәбез. Бу «теңкәгә тию» гадәттә кичке вакытка туры килә: «Син кайда әле, кайтып җитәсенме әле, ничек соң әле...» кебек сораулар йөз кат кабатлана. Ул көнне исә мондый бәйләнүләр күпкәрәк китте бугай, ирем, тиз генә бушый алмаячагын аңлатып бирергә кирәк тапты. Аңа картлар йортына барам дип бер бабай утырып килгән икән дә, менә хәзер ирем аны кая куярга белмичә шәһәр буйлап йөртә икән.
– Ә нигә картлар йортында калдыра алмыйсың? – дип кызыксындым мин.
– Алмыйлар. Без берәүне дә көтмибез, диләр. Тулысынча ачыклап бетерергә җитәкчеләре юк.
– Аңладым. Хәзер нишләргә уйлыйсың соң инде?
– Күршедәге йортның подъездына кереп кун да, иртән торып картлар йортны керерсең дип, подъезд ишегеннән кертеп җибәргән идем, кире чыкты әле. Бездә, Чаллыда торыр урыны булмаган кешеләрне җыя торган тагын бер учреждение бар икән. Хәзер шуны белешеп карыйм.
Анысын да белеште ирем – алар шулай ук иртән генә кабул итәләр булып чыкты. Ә бүген төнгә кая куеп торырга соң инде бу бабайны? Милициягә дип тә уйлап карадык, вокзалга илтергәме дип тә баш ваттык. Ахыр чиктә үзебезгә алып кайтып, балконга урын җәяргә булдык. Бездә мондый очраклар – ничарадан-бичара кереп кунулар еш була, шуңа күрә бу юлы да ризалашырга туры килде.
Кыскасы, кайттылар – алагаем озын сумкалы, алагаем озын буйлы урыс кешесе иде бу. Исәнләшеп, хәл сорашып, сумкаларын балконга урнаштыргач, мин ирем белән икесен бергә табын янына чакырдым.
– Дядя Саша, – дип таныштырды ирем.
– Кайсы яклардан сез, дядя Саша? – дип кызыксындым мин.
– Пермьнән.
– Ә безнең якларга ничек килеп чыктыгыз? Гаиләгез, балаларыгыз булмадымы?
Бу сорауларыма бик озаклап нәрсәдер сөйләде дядя Саша. Сезнең дә шулай булганы бармы соң – кайвакыт бик игътибар белән тыңлап утырасың кешене, әмма бөртек тә ышанмыйсың. Мин дә аның хатынының бик юньсез, малаеның эчкече булуына, билгеле, ышанып бетә алмадым.
Иремнең икенче көнне иртүк рейска чыгасы бар иде, бабайны әлеге дә баягы приютка мин алып барырга тиеш булып чыктым. Икенче көнне иртән икәүләп автобус тукталышына чыктык. Приютның кай тирәдә икәнлеген мин инде чамалаган идем, шуңа тиз таптык. Һәм кыңгырауга басып, безне эчкә үткәргәннәрен көтә башладык. Бабайның Чаллыга каян ничек килеп чыкканын аңлатырга дип мин дә аңа ияреп кермәкче булдым. Әмма нәрсә кызык та кызганыч та – аңлатырга туры килмәде, «Кире кайттыңмыни?» дип шаккатып каршы алды вахтада утыручы ир-ат бабайны. Шул арада «Петров кайткан!» дип телефоннан тагын кемнедер чакырды – эчке ишектән ыжгырып кырыс йөзле ханым килеп чыкты да:
– Тагын нәрсә ошамады инде сиңа, Петров, ник качтың? – дип шундук бабайга «ябышты».
Кыскасы, таныдылар аны. Мин исә, үземнән аңлатмалар кирәк булмавын аңышып, әкрен-әкрен генә артка таба чигенә башладым:
– Стоп! – дип туктатты мине әлеге ханым. – Ә сез аның кеме буласыз?
– Беркеме дә түгел, ирем таксист минем, кичә кич аның белән килгән иде, картлар йортына алмагач, үзебездә кундырдык та, менә бүген сезгә алып килдем.
– Сез аның кем икәнен беләсезме соң?
– Юк.
– Ә нигә белмәгән кешене өегезгә кертәсез?
– Ә нишләтик, урамда калдырыйкмыни?
Ханым эндәшмәде.
– Сорауларыгыз беттеме, китәргә буламы? – дип сорадым мин.
– Әйе.
Бабай белән саубуллашмый гына чыгып киттем. Хәер, нигә саубуллашыйм? Мин аның безнең бу бөтен ыгы-зыгыларыбызга – иремнең кич буе ял итә алмыйча, аның белән киләп сарып йөрүләренә, минем үземчә кунак итәргә тырышуларыма, бүген эшемне калдырып озата йөрүләремә бөтенләй битараф булуын аңлаган идем инде. Нәрсә микән бу? Картлык чире – деменция-фәләнме, әллә сиңа бөтен дөнья бурычлы дип санау, башкаларга рәхмәтле була белмәүме?
Кешеләргә игелек эшләгәннән соң күңелдә, гадәттә, канәгатьлек тойгысы кала. Бу юлы мин мондый рәхәт хисләр кичермәдем. Киресенчә, Петровтан да, приюттан да тизрәк ерагаясым килде. Һәм, дөресен әйткәндә, бабайның бу рәвешле приюттан приютка йөрүенә дә мин инде никтер бөтенләй гаҗәпләнми идем.
Ризидә Гасыймова.

Көтелмәгән кунак
Көтелмәгән кунак
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас