Әдәбият
4 Сентября , 16:49

Шагыйрә Алсу Галиевадан көзге гөлләмә: Ихласлык белән сугарылган шигырьләр

Танылган шагыйрә, балалар өчен китап авторы, ут күрше Татарстанның «Татмедиа» АҖ филиалы булган «Актаныш-информ» каршында эшләп килүче «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе сәркатибе Алсу Галиеваның иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Билгеләп китик, Алсу — Суфиян Поварисов исемендәге әдәби иҗат берләшмәсе өчен җан атып хезмәт куючы шәхес. 

Шагыйрә Алсу Галиевадан көзге гөлләмә: Ихласлык белән сугарылган шигырьләрШагыйрә Алсу Галиевадан көзге гөлләмә: Ихласлык белән сугарылган шигырьләр
Шагыйрә Алсу Галиевадан көзге гөлләмә: Ихласлык белән сугарылган шигырьләр

Күрдегезме?
Күрдегезме, кәефләрен
Күктәге болытларның?
Күрдегезме сез аларның
Безгә ямь таратканын?

Күрдегезме, көннәр якты,
Сибә кояш нурларын?
Күрдегезме, җыр сузарга
Тезелешкән кошларны?

Күрдегезме, күбәләкләр
Назлап коча чәчәкне?
Күрдегезме, табигатькә
Яңа сулыш кергәнен?

Күрдегезме, яфракларны,
Җилдә биеп әйләнә?
Күрдегезме, көз аларга
Яңа бию өйрәтә.

Күрәсезме, бу сәхнәдә
Барсы да бәйрәм көтә.
Беләсезме, бу — Сөмбелә,
Бездән алкышлар көтә.
26.09.2023
***
Сәлам кояш, яңа көн!
Сузам офыкка учымны
Таң нурларын тоярга,
Мөлдерәмә җылы хисләр
Күңелемә җыярга.

Гаҗәеп лә таң атуы,
Сәлам кояш, яңа көн!
Син бүген дә, вәгъдә иткән
Күркәм төскә төрендең.

Юмартлыгың ис китәрлек,
Сокланам байлыгыңа:
Энҗе-мәрҗән, гәрәбәләр
Җемелди як-ягымда.

Һәр яңа көн — яңа тормыш,
Рәхмәт матур иртәмә.
Тамчы-тамчы хисләремне
Салдым шигъри тезмәгә.
16.09.2024
***
"Көзгә этюд"(каралама)
Шауламый инде урман да,
Сайрамый иртән кошлар;
Көзнең гомум күренеше —
Коелганнар яфраклар.

Салкынча җил тынмый исә,
Ышыкланыр урын юк;
Мыраубикә йоклый бирә,
Әлегә тамагы тук.

Табигатьнең шундый мәле:
Саргая да, кызара...
Төсләргә бай хиссиятем
Көзгә этюд ясарга.
24.09.2024
***
/Көзге буяулар/
Пошаманга салгандай көз
Бәрхет җәйде көннәргә.
Никтер күчәрем оеды,
Ял сорады каләм дә.
Күпме даһи тирә-якта,
Мин генәме алама?
Көяз шагыйрьләргә сәлам!
Илһам, килче, миңа да!!!
***
Җәйнең итәге бик озын булган,
Җылы көннәрен көзгә калдырган.
Хәлбуки көз дә, алай тик тормый,
Яфрак коешлы ул инде уйный

Шагыйрә Алсу Галиевадан көзге гөлләмә: Ихласлык белән сугарылган шигырьләр
Шагыйрә Алсу Галиевадан көзге гөлләмә: Ихласлык белән сугарылган шигырьләр
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас