

Сизәсезме җәмәгать соңгы елларда дөньяда яшәү бөтенләй үзгәрде бит. Байлар байларча артык күп акча, ягъни байлык артыннан куа-куа хәлдән таеп, егылганын сизми дә кала бит. Урта хәллеләр дә мөмкин булган чакта калҗаның зуррагын, майлырагын эләктереп калырга омтыла. Әнә шулай итеп кесәләрен калынайтканда гына артык нык нәпселесенә бакыйлыкка юл ачыла. Дөньяны элеккечә, намус белән, тырышып эшләп көтмиләр, байлыкны ничек тә җиңел юл белән генә күбрәк табып калырга тырышалар. Кайберәүләр, күзәтеп торсаң, үз дигәненә ирешеп тә куя. Алар артыннан гади халык та кайбер очракта ялгышып куйгалый. Ну, ансы кайчагында гына, бик тә сирәк кенә эләгә шул, җәмәгать. Һәй, ансы болай да ап-ачык күренеп тора, югыйсә. Монда әнә шундыйлар турында, бик артык озынга сузып тормыйча, конкретрак сөйләргә исәп. Тик күптән без белгәнне сөйлисең бит әле агай кеше дияргә ашыкмагыз, зинһар. Үзем белгәнне генә сезгә әйтергә иде исәбем, җәмәгать. Менә барыбер дә сөйләгәнемне тыңлап карагыз әле, могаен, яңалыклар очрар.
Без яшь чакларда, ягъни моннан шактый еллар чамасы элек, йөзәр километр ераклыктагы урманнардан агач кисеп, авылга ташып, сыерлар, сарык, чучка, атлар өчен абзарлар төзедек. Аларга карап, салган хезмәтебезнең ил өчен файда китерүен күреп, чиксез шатландык без. Тик, илебез таркалып, хосусый милеккә күчкәч, аларның бер эзе дә калмады шул. Куанычыбыз сабын куыгыдай тиз үк шартлады. Коллектив хуҗалыклар таркала башлады. Колхоз атлары кебек итеп күз алдына китерсәк, берәүләре, көчлерәкләр аның өстенә ияр куеп, менеп атланды, икенчеләре ялына тотынды, өченчеләре коерыгын кулы белән урап-урап тотты, кемдер колакларына ябеште, янбашына менеп утыручылар да булмады түгел, бик күп иде, арт аяклары уртасында да тотынырга урын таптылар.
Әллә каян җир биләүчеләр дә пәйда булды. Хуҗалыкның чәчүлек җирләрен каяндыр килеп, кемнәрдер бүлгәләп алып бетерде дә үзләре теләгәнчә чәчә, ура, суга башлады. Бу хакта соңрак та әйтербез әле, оныттырмагыз. Безнең, мин эшләгән колхозның, бер әйбере дә урынында калмады.
Сүтеп, техникаларга тыгызлап төяп, әллә кая, без белмәстәй җиргә, алып киттеләр дә, шуның белән вассәләм! Бер таныш дусым көн саен бер сыерны чалып, итен каядыр алып китүләре турында сөйли иде. Дөрес булып чыкты. Нигез ташларын да КАМАЗларга төяп каядыр озаттылар. Хәзер фермаларның, анда асрала торган малларның эзе дә күренми. Белгән, күргән кешене дә очрамассың. Һи, кайгырмыйлар да. Менә кирәксә, сиңа тормыш. Алга барабызмыдыр, белмим. Сөйләүчеләр дә юк, күренми. Ниндидер фермерларга, дип тиз генә таратып бетерделәр. Сыер малының кәкре мөгезләре дә, тояклары да, атларның кыл койрыклары да, каз да күренми. Абзарлар буш.Фермалар тирәсенә без бәләкәй чакта казылган коеларның ник тамчыдай суы булсын. Корыды. Фермерлар хуҗалыклары да әкеренләп таралып бетеп бара. Мең дуңгыз асрала торган зур бер комплексны үзгәртеп корулар чорында шәһәрдән берәү килеп, үзенә сатып алган, диделәр. Кесәсе тулгандырмы, хуҗасы тагын берәр этлек уйлап ятадырмы, килми дә, күзгә күренми дә. Бу арада эзе бөтенләй суынды. Хәзер ул тирәләрдә чучкалар түгел, ике каравылчы гына бар, диләр. Авыл халкы эшсезлектән газиз башын кая куярга белми. Яшьләр эш эзләп, себер якларына юл ала. Анда да хезмәт урыннарын табуы бик авыр, диләр. Дус-иш ярдәме белән генә хутлы урын табып була имеш. Өстәвенә, кесәң тулы акча булса гына. Коррупсия чәчәк ата. Син миңа, мин сиңа имеш. Эшкә керү өчен, начальникка, ягъни хуҗа өстәл тартмасына бер-ике пачка салалар, ди. Бер-ике ай алган эш хакыңны андагы бригадир һәм башка фәлән-фәсмәтәннәргә бирергә кирәк икән. Шунда гына бик өметле салкын себер якларында газиз туп-туры билеңне уртага бөгеп, унар сәгать эшли аласың, диләр. Түзәргә туры килә шул Бер елга куркак куян тиресе дә түзә, диләр түгелме соң?
Менә шулай дөньябыз кызулык белән бетеп бара, диярсең. Алтмышынчы елларда урамга шоссе юлы салынган иде. Аның грабие генә түгел, кара җире дә күренми, агай-эне.
Яңгыр явып үтсә, юлларда адым саен чокыр-чакырларда җыелган сулыклар яңадан кояш чыгып, киптергәнче көзгедәй ялтырап ята. Менә ничек дөнья артка таба зур тизлек белән тәгәрәп бара. Берсе дә икенче төрле яшик әле, дип уйлап карамый. Ә иген чәчеп үстерелә торган басулар хәзер сәвсим бер генә кеше кулында. Яз җитсә, бар орлыкны уңдырышлы туфракка яңа техника белән чәчә дә, көз уңыш өлгергәч, импортный техникалар белән тиз-тиз генә җыеп ала. Авыл халкы үзенең газиз пай җиреннән күпме ашлык җыеп алынганын сизми дә, күрми дә кала. Чөнки яңа хуҗа беркемгә дә әйтми, күрсәтми дә. Имеш, хәзер аларның тиешле җирләре аерым бер кешегә генә бирелгән. Ул чәчә, ул урып, мул уңышны җыеп ала да, хөкүмәткә сатып, акчасын кесәсенә тутыра. Ә гади халык карга баласы кебек авызын ачып кала. Ягъни берәү баеп ята, җирнең элеккеге хуҗалары хәерче кебек байдан сатып алып, ач тамагын туйдыра. Гаҗәп бит бу хәлләр. Ышансаң ышан, ышанмасаң, юк.
Егетләр һәм кызлар өйләнә башласа, гражданский брак белән яшәргә телибез, дип баш катыралар. Алай икесенең берсе дә гаилә өчен һич тә конкрет җавап бирми. Бала туса, нәниләргә исем туе да бик сирәк үтә. Кыска итәк, ачык түш күрсәтеп танцадан кайтмыйлар. Бот төпләрен ялтыратып урамда әрле-бирле йөриләр. Сикерәләр, кочаклашып бииләр.
Күптән түгел шәһәрдән берәү килеп, «Акчагызны миңа тапшырыгыз. Мин сезгә квитанция тоттырам. Бер ай вакыт эчендә, күп акчаны минем күн сумкага салучыларга, искиткеч матур җиңел машина бүләк итәм», дип оран салган иде.Гәзит битләрендә әйткән сүзләре ак кәгазьгә кара белән басылып чыкты. Кат-кат укыдык: искиткеч байлык вәгъдә итте бу кеше дигәнең. Аңа акча китереп тапшыручыларга җиңел машина, чит илләрдән кайтарылган, өр-яңаларын да кат-кат вәгъдә итте. Ышандырыр өчен ике танышка кемнеңдер гаражыннан яңа машиналарны алып та биргән. Үзем күрдем. Шуннан соң әллә күпме кеше әлеге буш бугаз аферистка ышанып, барлык җыйган акчасын аның кесәсенә илтеп тыңкычлап салган. Икенче айда, ул халыкны ышандырыр өчен тагын икәүгә янә яңа машиналар тоттырган да суларга төшкән энәдәй югалган. Эзләп-эзләп табылмагач, аның белән янәшәдә алу-сату иткән берәүне чак юлда очрап, битенә-күзенә ябешкәннәр. «Киттек, безнең районга, аның адресын табып бир бүген үк. Анда барып, я акчасын сорыйбыз яки яңа машина бирсен. Әгәр һаман алдап йөртсә, хөкемгә бирәбез».– дип курткытканнар. Теге адресын табып, биргән дә үзе яңадан бу якларда башка бер дә күренмәгән. Алданучылар шәһәргә барып, кәгазьдә язылганча, фатирын эзлиләр. Тиздән табалар. Тик анда ул булмый. Серендеп беткән карт кына бер әби ишектән: «Мин берни белмим. Андый кеше монда һич яшәми. Гомер буе мин үзем генә торам. Китегез моннан, күз алдымнан югалмасагыз, закон кешеләрен бирегә чакырам. Алар сезнең дә, югалган кешегезнең дә иманын бик тиз укытыр».–дигән дә ишегендәге бәләкәй генә тишек капкачын борын төбендә нык шартлатып япкан имеш, дип сөйлиләр. Шәһәрнең башка урамнарыннан да эзлиләр алар, әмма алдакчыны һич кенә табалмыйлар бит .
Якташларымның газиз кулларына .машиналар урнына «шиш»лар тоттырып чыгаралар. Минем бер якын гына дусым да шулай дәүләт кассасыннан, акчасын аның татлы теленә ышанып, китереп шуңа биргән булган. Хәзер ул ничек итеп алдануын елардай булып сөйләде дә шул аферист турында гәзиткә бастыруымны үтенде. Айга якын вакыттан соң, теге алдакчы нишләптер янә дә пәйда була безнең якларда. Авыз ерык. Очраган таныш кешесенә: “Сезгә булачак машиналар ясап чыгара торган завод профилактикага тукталып тора. Тиздән ул эшкә кузгатылачак. Моннан соң машина бу якларга күпләп кайту көтелә. Кем дә кем безнең кассага акчаны күбрәк һәм тизрәк сала, машина аңа башлап биреләчәк”,–дип чаң кага. Гади кешеләр тагын ышана. Тик барысы да түгел. Әмма тегенәргә шул да җитә. Китергәннәрдән акчаны алып, зур сумкасына тутыра да «Мин заводка барам, машиналарны алырга, әзерләнеп көтеп торыгыз»,– дип тагын югала. Бу юлы бөтенләйгә. Күпме эзләсәләр дә тирән суга төшеп югалган энәдәй күренми абзагыз. Әле булса бер хәбәре юк. Очраклы кешеләргә ышанып, тапкан барлык хәләл акчасын белмәгән кешегә тапшыру менә нигә китерә. Ышансагыз ни ышаныгыз. Әллә инде күккә очты, әллә кара җир упты үзен, безнең якларда тагын башка күренми башлады. Андыйлар кая барсаң да тулып ята, килеп кенә чык.
Инде менә икенчесе офыкта күренде бит. Алай дигәч тә ышанып куймагыз тагын. Бөтенләй башкача килеп басты ул алдыбызга. Ансы бер дә көтмәгәндә кинәт кенә пәйда булды. Исең-акылың китәр. Галимулла Галиевич иртән эш урнына килеп, урындыгына арт санын тидерүгә өстәлдәге телефон озак итеп шалтырады бит. Зур эш башкаручы Муллагалиев коллектив әгъзаларын үзенең бүлмәсенә чакырып, бүген башкарылырга тиешле барлык эшләрне дә белгечләргә, исәп хезмәткәрләренә, водительләргә, башка бүтән мөһим эшләрне үтәүчеләргә төгәл итеп җиткерергә өлгерә алмый калды, телефон трубкасын учына кысарга туры килде. Бу телефон өлкәдә эшләүчеләр белән генә, бик мөһим эшләр турында сөйләшергә, киңәшләшергә, алга үтә мөһим бурычлар куярга кирәк булганда шалтыраталар иде. Ни булды икән тагын? Ул бүлмәгә барыннан да иң элек кереп утыручы зоотехникка моннан әлегә чыгып торырга башы белән ымлап, трубканы кулына алды да икенчесе белән кәгазьгә яза барырга ручка тотты. Ә ак кәгазьләр аның өстәлендә җитәрлек иде.
Телефонда терлекчелек буенча бүлек начальнигы Ибраев үзе иде. Ул:
– Сезнең якларга безнең баш инструктор барып чыгарга, анда эшләрнең ничек куелуы белән танышырга тиеш. Кайбер киңәшләре дә бардыр. Әзер торыгыз.–диде ул калын тавыш белән. Сөйләшү бик кыска булды.–Аңлашылдымы? Сораулар булса, рәхим итегез. Вакытым тыгыз.
Муллагалиев та сүзне бик кыска тотты. Озак еллар монда эшләп, әлеге хәлгә ныклап өйрәнгән иде . Җитәкчеләр хәзер озын-озак сүз боткасы куертуны бер дә өнәми. Эш кирәк, конкрет булсын ул.
Тик кайчан монда булырлар икән, бүгенме әллә иртәгәме. Шуны төгәл генә сорап кала алмады шул. Хәер, кайчан булса да шушы бер-ике көн эчендә күренер, озакка сузмас.Безгә килгәндә юл өстендәге тагын берәр башка районга тукталыр әле. Һич тә белеп булмый җитәкчеләрне. Барын да бик әйтеп йөрмәсләр инде.
Галимулла Галиевич каладан килүче кунакны кешеләрчә каршы алу хәстәрен күрү кирәген исеннән чыгармады. Хәзер коллективка бу хакта тиз җиткерергә кирәк булачак. Барсы да итәкләрен җыеп йөрсеннәр. Эш урыннарын көзге кебек итеп җыештырсыннар. Хуҗа зур өстәл астына беркетелгән яшерен кнопкага баш бармагы белән ике генә басып, кияүгә чыкмый олыгая төшкән кызны, чакырып алды. Ул озак көттермәде. Минут үтмәгәндер, начальник бүлмәсенә керде.
–Тыңлыйм сезне Галимулла Галиевич. Мөмкин булса, нигә чакыруыгызның төп сәбәбен тизрәк аңлатсагыз иде. Хуҗалыклардан отчет белән иптәшләр килә.Эш күп.–диде маңгаена чыккан салкын тир тамчыларын кулъяулыгы белән сөртеп.– Алар кире кайтырга да ашыга. Нишлисең, хәзер эшбез күп, барына да өлгерергә кирәк.
Муллагалиев игътибар итегез, дигәнне аңлатып, уң кулын өскә күтәрде.
–Тыңла мине, Галия сеңлем, сиңа бик мөһим яңалык әйтәм, менә әле генә югарыдан хәбәр әйттеләр, безгә тиздән начальство килә.Шуны әйбәт итеп каршыларга барыбыз да әзер торыйк, сеңлем. Хәтерләре калмасын.Сиңа бик мөһим әйтер сүзем бар иде,андый кунаклардан эштә күп нәрсә бәйле, әгәр аңласагыз. Кунакны сыйларга әзерләнгәндә берни дә кызганмагыз. Кассирга да җиткерегез. Коры кашык авызны ерта, диләрме әле халыкта?–дип Муллагалиев карашын баш бухгалтердан алмады.– Чибәр Җәмиләбез дә өенә кайтып, яңа кунакның күз нурларын үзенә каратырлык матурлап киенсен. Парикмахерга кереп, чәчен тәртипкә дә китерсен. Ирләр алар хатын-кызның матур итеп киенүнә, боргаланып атлап йөрүенә гашик булып, эшен дә оныта. Безгә әнә шул кирәгрәк тә. Мин әйткәннәрнең барын күңелеңә яза бар, исеңдә тот. Җәмиләне без үзебез белән ияртәбездер. Ул шәһәр кунагының янында бөтерелеп йөрергә тиеш. Җитешсез якка күз салырга кунакка никак ход бирә күрмәсен дим. Аның башын әйләндерергә генә кулыннан да, серле карашларыннан да бик килә инде. Безнең белән беренче мәртәбә генә андый эшкә чыкмый ул чибәркәй. Әҗерен аңа соңрак хәстәрләрбез. Җыештыручыга да җиткер , тышкы күтәрмәләргә кадәр яңадан чиста итеп себереп юсын.
–Барысы да аңлашылды Галимулла Галиевич, һәммәсе дә сез әйткәнчә эшләнер.– дип Галия аягурә басып, урындыгын кулы белән арткарак этте. – Начальник дигән кешегез кайчан монда күренәчәк. Кунак йортыннан урынга заказ бирикме?
Муллагалиев бик мөһим эшләр башкарган кебек йөзен кырысрак тотты. Көлмәде, бик елмаймады да. Галия бүлмәдән чыгарга ишек тоткасына кулын куюга аягурә басып, тагын туктатты.
–Кара әле, сеңлем, син онытып куйма тагын төп эшеңне, сыйны бик яхшы итеп оештырыгыз.Бездән калмасын.–диде дә кесәсеннән сигарет чыгарып, иреннәре арасына кыстырды.Бу аның баш бухгалтерга әйтергә тиешле иң мөһим сүзләре беткәнне аңлату иде.–Минем янга кассир Җәмиләне кертеп җибәр әле, аның үзенә генә әйтергә тагын бер-ике мөһим киңәшем бар иде. Зоотехнигыбыз Моратов Илгиз дә ерак китми торсын. Аның да кирәк булуы бик мөмкин.
Бухгалтер тышлы авыр ишекне тавышсыз гына ябып, Җәмиләне эзләп китте.Үзе күңеленнән «Начальство кайгырта белә.Чибәр хатыннарны бер дә юкка гына үз янына алмаган шул,– дип елмаеп куйды.–Беләбез, Галимулла Галиевич, аңлап торабыз андый уеңны. Без дә бөтенләй үк сукыр түгел, күрәбез. Бер ялгышып та куярсың әле. Без капчыкны барыбер тишеп чыга ул. Гомер буе эчендә ятмас. Халык бу мәкалне юкка гына шулай әйтмәгән».–дип уйлады. Җмиләне ул касса бүлмәсенең тимерле тәрәзләрен юган җиргә килеп тапты. «Менә бит үзе бик уңган да. Нишләп, кай җире иренә ярамады икән? Әллә ире аңа ошамадымы? Биш ел бергә тормыш корып, бер нәни бәби ясый алмадылар шул. Ире шуңа аерып җибәргәндер ахыры. Халык телендә шундыйрак сүзләр күп йөрде. Булмас димә. Яшь чагында үткер егетләр белән бик шаярды, диләр. Гонаһасы сизелгәндерме, һич тә белмәссең инде. Хәзер әнә шуның нәтиҗәсен татыйдыр. Мәхәббәт гөле чәчкә атмыйдыр күрәсең».–дип уйлады бухгалтер. Галия аның зифа буена, тулы, төз аякларына, уйнаклап торган янбашларына читтән берничә секунд кына игътибарлы карап торганда.Үзендә менә нәкъ шундый кирәк сылулыкның җитмәвенә бераз гына көнләшеп тә куйды ул һәм ишетелер-ишетелмәс кенә тамак кырды.
–Сине Галимулла Галиевич хәзер генә бүлмәсенә килергә кушты. Озак көттермә, безгә башкаладан кеше килә. Каршы аласы бар.–диде бухгалтер аңа шаян күз кысып һәм шәп-шәп атлап, бүлмәдән чыгарга борылгач, тагын туктап калды–Әй, Җәмилә сылу дигәнгә бер дә хәтерең клмасын берүк. Нигә бу эшне җыештыручыга гына тапшырмыйсың. Ул аның төп бурычы икәнен белмисеңме, әллә берәр әйбер югалыр дип уйлыйсыңмы. Андый хәлнең моңа кадәр булганын бер дә ишеткән юк иде әле. Хәер, үзең беләсеңдер инде, болай гына әйтәм, чынга ала күрмә тагын.
–Бер дә алай түгел, Галиякәй, җыештыручы барысына да тиз өлгерә алмас, ниндидер кунак килә дигән хәбәрне үзем дә чак кына ишетеп калдым.Шуңа күрә әзрәк кенә ярдәмләшим дидем. Авыр эш түгел бит.–диде көлемсерәп Җәмилә идәнгә төшеп, өстендәге эш халатын салып, кмемнәреннән тузанын кулы белән каккалаганда.–Андый гына вак-төяк эштән читтән карап торуны яратмыйм. Үләрлек түгел лә, әйкәем. Менә тәмам булды да. Монда җыештыручыга эш тә калмады.
Җәмилә су чәчрәгән, берничә урында тапысы күренеп торган халатын төреп, коридордагы кием шкафына элде дә хуҗа бүлмәсенә ашыгып кереп китте. Муллагалиев аны урындыгында килеш каршы алды. Кем киләсен, Җәмиләнең дә алар белән булу кирәклеген аңлатып, парикмахерскаяга барып килергә киңәш итте.
–Син, сеңлем, аның яныннан бер сантиметрга да читкә китмисең. Җитәкләшеп йөргән кебек бул. Безнең янда башка читләр әллә ни булмас та. Шуны онытма, бик артык читкә таешма.Терәлеп йөрсәң дә гаепләүче булмас. Аңладыңмы?– диде елмаеп хуҗа
Җәмилә барсын да тиз аңлады. Мондый озатып йөрүләр беренче генә түгел иде аның. Тикшерүләрдә ул катнашып бармый. Килгән кунак белән серләшеп, кызыклар турында сөйләшүдән узмый. Ничек тә аның күңелен табарга тырыша. Бар эше шул. Менә тагын ул кирәк булды. Хуҗаң боергач, тыңламый буламени? Бер җирдә, аның кул астында, эшлибез бит.Язмыштан узмыш юк, диләрме әле? Аллаһы Тәгалә буй-сынны, чибәрлекне һич тә кызганмаган, бәхетне исә бик тә чамалы гына биргән шул. Техникумга укырга. керергә барды, Тик бәхет аңа чиртмәде. Конкурстан үтәлмәде. Алдагы елда гына укырга керә алды. Ул тырышып укыды һәм чыгарылыш имтиханнарын кызыл дипломга тапшырып авылга кайтты да хуҗалыкта бухгалтер булып эшләде. Коллективта бар да хөрмәт иттеләр үзен, уңганлыгы өчен яраттылар . Институтта агрономлыкка укып йөрүче бер башкорт егете бу якларга практикага килгәч, күреп аерылмас булды. Озак та үтмәде өйләнешергә тәкъдим ясады. Җәмилә дә яратты аны, барыбер кайчан булса да тормышка чыгарга бит инде. Егет тә бер сүзле булмакчы. «Яратам. Синсез торалмыйм”,– дигән була. Ниһаять, кыз егетне әти-әнисе белән таныштырып, ризалык алдылар да никах укытырга көн билгеләделәр. Егет туган якларыннан беркемне дә әлегә чакырмаска, тик моннан гына иптәшләрен китерергә булды. Ә авылдан кардәшләрен соңрак китерәчәген әйтте. Ләкин иртәгә никах дигән көнне бөтен эш сабын куыгы кебек юкка чыкты да куйды. Егенең туган аылыннан яшь кенә башкорт хатыны нәни бала күтәреп Җәмиләләр күршесенә килеп кермәсенме. Ул Җәмиләне шунда чакыртып, нинди йомыш белән йөрүен бәйнә-бәйнә елый-елый сөйләп бирде. Булачак агрономның авылында бер балалы чибәр генә хатыны булган. Бөтен матур хыяллар тузанга әйләнеп, җилгә очты. Ярый әле кайсыдыр изге берәү, соңлабрак булса да, вакытында хәбәр итеп өлгергән, рәхмәт төшкере. Бер гаебе булмаган нәни әтисен югалтмаган. Күпме рәнҗешләр явар иде Җәмилә өстенә. Никадәрле ачы яшьләр түгелер иде, аның бер гаебе булмаса да. Нигә генә бу Биктимер дигән агроном актыгы чын дөресен вакытында әйтми йөргән? Җәмиләне дә алдарга уйлагандыр, мөгаен. Аллаһы Тагалә вакытында аралады, шөкер. Моннан соң ачык авыз булырга ярамый. Алны-артны карап, кая басканыңны чамалап йөрергә кирәк, кызый, диде Җәмилә үзенә үзе.
Әмма алда тагын да ишетәселәре булачагын әлегә төгәл генә белмәде ул.
Яшьтә бер дә азгын түгел иде югыйсә. Авылда дуслашырга, эч серен салырга теләгән башка егетләр тагын бик әз генә булмады. Ләкин Җәмиләбез генә шул эшләрендә уңганлыгы белән данлы шофер Мәлихтән башканы якын да китермәде. Әти-әнисе дә бу егетне якынрак күрде кебек. Өйләнешеп ярты ел да үтеп бетмәде кунактан кайтканда автомашиналар күп йөри торган бер борылмада, велосипед белән кинәт кенә ашыгып килеп чыккан кечкенә малайларны тапамаска була, машинасын читкә борып, зур авария ясады. Мәлих кабинада каты имгәнгән иде. Дәваханәдә табиплар күпме тырышса да исән алып калалмады. Җәмиләне чак-чак кына үлемнән алып калдылар. Буендагы әле җан керергә дә өлгермәгән бәби генә якты дөньяны күрә алмыйча, вакытсыз җир куенына керде.
Ул язмышын тагын да бер сынап карарга булды. Күрше авылдагы механизатор егеткә кече туй ясатып, тормышка чыкты. Баштарак әйбәт кенә яшәделәр. Ире Барый аның үткән язмышын энәсеннән җебенә кадәр яхшы белә иде. Әсма карчык ире белән үзен ничегрәк тоту серләрен өйрәтте. Улы Барыйга да түземле булырга алтындай киңәшләрен кызганмады. Табиплар исә Җәмиләнең организмы бәбиләр тудырырлык таза-сау булуын кат-кат әйтеп, тынычланырга киңәш иттеләр. Ләкин ире белән күпме генә тырышсалар да, көткән бәхете аларга килмәде. Ә Барый исә үзенә һаман да малай күрергә, тизрәк кулына тотып кат-кат сөяргә ашкына иде. Тик теләкләре тормышка ашмады. Бер көнне ире эштән кайтканда исерек иде. Ул тагын да бала табу турында сүз кузгатты. Бу хәл беренче генә булмады. Сүз артыннан сүз куерып, хатынының яшь чакта ниндирәк шаянлыклары ишетелүе турындагы сүзләр купты. Ызгышкан вакытта сөешү турында артык сөйләшмиләр. Шул көннән бирле ике арада мәхәббәт гөлләре сула башлады. Атарга әзер чәчкәләр кипте, атмас булды.
Җәмилә иренә дә табипларга барып күренергә киңәше биреп карады. Ләкин Барый гына якын да килмәде. “Мин үз хәлемне алардан башка да яхшы беләм. Син үзеңне кара. Яңадан күрен дә, тик дөресен генә әйтсеннәр. Мине алдап эш чыкмас»– дип җикерде дә ишекне каты ябып чыгып китте. Мондый аңлашулар бердән икегә әйләнде. Аннан тагын кабатланды. Барый үз әнисен дә тыңламый башлады. Башка аңлашу кирәк түгеллеге көн кебек ачык, төндәй караңгы иде.
Әти-әнисе килеп, Җәмиләне алып киттеләр. Менә шулай итеп, ике яшь төзегән тормыш тузды. Җәмилә авылдан, кеше күзеннән арырак китәргә булды. Озак үтмәде район үзәгенә килеп, тәүдә җыештыручы булып эшкә урнашты. Монда килүенә һич тә үкенми ул. Нинди генә эшләр кушсалар да авырсынмыйча, алар өйрәткәнчә үтәргә тырышты. Әллә ни озак бу эшне башкарырга туры килмәде аңа. Алтын җирдә озак ята мени? Җәмиләнең исәп-хисап эшенә оста, җитез булуын җитәкчеләр бик тиз күреп алдылар да кассир итеп билгеләделәр. Алдагы елда кинәт килгән ревизия ясаучылар эшендә ниндидер җитди генә «гонаһ» ясаган экономистны вазыйфасыннан бушатырга киңәш итәләр. Аның урнына Җәмиләне утырталар. Менә шулай дөньялар уңай якка үзгәрә дә китә. Вакытында укып, теләгән белем алуына шатланып бетәлми ул. Барый исенә килеп: «Ялгышканмын. Гаеп миндә. Әйдә өйгә кайтыйк. Бер вакытта да җәберләмәм, кешеләрдән дә авыр сүзләр әйттермәм. Җәберләтмәм».– дип берничә кат алырга чакырып килсә дә Җәмилә аңа артык тупас итеп әйтмәде. «Юк инде, Барый, бер киселгән икмәк кире ябешми, дигәнне ишеткәнең бардыр бит. Мин сине онытып барам, гаепләмә. Син үзеңнең бәхетеңне башка урыннан эзлә. Без үз ара чит кешеләр. Бүтән монда килеп йөрмә»,–дип озатты.
Монсы Барый белән аның соңгы очрашулары булды.
«Ходай Тәгаләм ялгыз гына яратмаган булса, бәлки берәр кияү очрар әле».–дип үзен-үзе тынычландырып килде. Эшен ярата иде. Башка тагын өстәсәләр дә карышып тормады. Әле менә бизәнеп килергә чыгып барганда, ят кеше белән күзгә-күз очрашты. «Әллә шушы микән?»,–дип уйлап алды да, аны онытып, парикмахерскаяга таба китте.
* * *
Җәмилә урап кире килгәндә күрше район машинасыннан төшкән баягы кеше тагын да очрады: “Мин сезгә, сеңлем, эшләрегезне карарга килдем, –дигән булды ул астыртын гына көлемсерәп.–Хуҗаларыгыз биредәме? Барыгыз, кереп белеп кенә чыгыгыз әле, гүзәлем. Хәзер, аяк киемен тузаннан чак сөрткәлим дә эчкә керәм”. Аның керфек арасыннан сөзеп, озак итеп сынап каравын Җәмилә артына борылып карамаса да күңеле белән сизенеп торды.Аңа миннән нәрсә кирәк икән, дигән шомлы уйлар аның күңелен туздырып йөрде.
Гаҗәп, бая Җәмилә парикмахерскаяга барырга чыкканда да ул шушы кешене күргән иде. Әле дә тагын каршыга килеп басты бит. Нәрсә кирәк икән аңа? Ул җитез адымнар белән хуҗа бүлмәсенә ашыкты. Анда кешеләр сөйләшкән тавышлар ишеткәч, кереп тормады, йөгереп диярлек түбән төште.
–Рәхим итегез, абый, алар сезне анда көтәләр, богай. Хуҗа шунда булырга тиеш иде. Икенче катта гына.–дип Җәмилә йөгереп ишектән кереп китте.
* * *
Илгиз аларның ишек төбендә шактый гына вакыт күзәтеп торса да берни аңламады. Әмма яңа кешенең күтәрмә янында, аңа калса, шактый гына озак сөйләшүләре йөрәгенә ут салды. Икенче каттагы ябык тәрәзәдән алар ни турыда сөйләшсәләр дә, күпме генә колак салса да ачык итеп ишетмәде.Ике елдан артык инде ул Җәмиләнең һәр адымын, үзе дә сизмәстән кем белән ничегрәк сөйләшүен күзәтә. Туры килгән саен колак сала башлады. Ни сәбәпледер Җәмиләнең үтә карый торган зәңгәр күзләре белән карашы очрашса, йөзен читкә бора. Ояла дисәң, артык яшь чагы да түгел инде. Бер бала атасы бит инде. Себер якларында эшләп, кесәләрен тутырып акча алып кайткан бер егет белән очрашып йөрүләрен сизгәч тә хатыны белән ике дә сөйләшеп тормыйча араны өзәргә булды. Әмма хатынының үзенә хыянәт итүенә ныклап ышангач кына ул аерылышырга карар итте Илгиз. Бер командировкадан көтмәгәндә соңлап кайткач, хатынының теге себер «бае» белән бергә кочаклашып ятканын күреп, аерылышуны хәл итте.. Бала әтисе янында калды. Илгиз мондый ананың балага дөрес тәрбия бирә алуына тулысынча ышанып бетмәде. Исерткеч колы булган ана артык сагынса, очраштырырга вәгъдә итте. Киләчөк ни күрсәтер тагын, Ходай Тәгалә белә. Нәни карт әнисенең тәрбиясендә үсеп килә.
Менә хәзер Илгиз өенә кайтса улы белән мәшьгүл була.Буш вакытында уйната, сөйләндерә. Бәләкәй велосопедында йөртә. Китаплардан әкиятләр укый. Бергә телевизор карыйлар.Эшкә килсә, Җәмилә янында ешрак була башлады. Кайвакыт, өйгә кайткан чакта да, уйга батканын сизми дә калгалый. «Башыңа нинди уйлар төшә, улым. Хатыныңны сагынасыңмы әллә? Ни булды? Әллә берәрсенә гашыйк булдыңмы? Хатын-кызлар бетмәс. Гомер буе ялгыз яшәмәссең. Ошаганын очрасаң ал да кайт улым. Мин шатланып каршы алырмын. Тик акылы гына булсын».–дип ана улына киңәшен бирә. Анысы шулай. Ул бик дөресен искә төшерә дә бит, ләкин ничек итеп сүз башларга. Җәмилә белән эш турында очрашып сөйләшкәндә дә Илгиз оялуыннан бит очлары кызара башлый. Ни өчен аның янына керүен онытып, берәр сәбәп табып шәп-шәп атлап чыгып киткән чаклары да еш кына булгалый. Аннан кабаттан кереп, йомышларын әйтә. Шуннан соң гына аңлашкан чаклары быел да аз булмады.
Соңгы вакытта Җәмилә зоотехник егеттә мондый хәлне еш сизенә башлады. Ләкин хатын-кызның үзе башлап йөрәгендә ниниди серләр барлыгын ачканын бик хәтерләми шул. Ул да Илгизнең хатынсыз ир икәнен, хатыныннан калган баласы булуын да, аны Илгизнең әнисе белән бергәләп тәрбияләп үстерүләрен дә бик яхшы белә. Әмма бу хакта сорашырга яки ишеткәне булуын сиздерергә батырлыгы җитми. Ирләр халкы я үзенчә сыенырга уйлар дип эченә салыр. Юк, Җәмилә андый түгел. Булмас та. Гомер буе ирсез яшәсә дә уйлаганын ачып салмас. Ходай Тагалә ни язса шул булыр.Ниләр уйлаганын, ни теләгәнен эчендә саклый белә ул. Яшьтән үк шулай сер тота белде ул. Кайбер хатыннар кебек аерылган ирләрен читләргә хурлап та, без барыбыз кабат бергә булачакбыз дип мактап та сөйләмәде. Барын да эчендә саклады.
Илгиз аңа бераз ошаса да артык сыенып бармады. Бергә эшләгән кеше итеп кенә сөйләшеп йөрде. Шундый уйлар аның башында уйнаганда бүлмә ишегенең әкрен генә ачылуын чак сизеп калды ул. Анда Илгиз басып тора иде.
–Син әзерме, Җәмиләкәй, тиздән ресторанга китәбез. Аннан берәр хуҗалыкны урап кайтабыз. Хуҗа шулай дияргә кушты,–диде ул өстәл янындагы креслога утырып.–Мин дә сезнең белән йөриячәкмен.
–Син дә безнең белән бергә йөргәч, күңеллерәк булыр, ичмаса.–диде Җәмилә аска карап.– Үз кеше үз, сукыр булса да күз булыр диләрме әле.Бу кеше миңа бер дә ошап бетми.Бәлки ялгышамдыр да Илгиз ә?
–Әйтә алмыйм, Җәмиләкәй сылу. Кешенең өстенә карап кына нинди булуын әйтү дөрес булмастыр. Менә мин синең нинди икәнлегеңне күптән беләм хәзер. Шулай да һаман тулы баһа бирәлмәм, дип уйлыйм. Чөнки кешеләрнең төп серләре эченнән бервакытта да тулысынча чыгып бетмидер.
Илгиз беразга тын калды.
–Менә син минем әле генә ни турыда уйлаганны белдеңме, Җәмилә сылу,–дип сорау бирде Илгиз туры карап.
Җәмилә карашын стенадагы сәгатькә төбәде.
–Юк, вакыт кыска булды бит, Илгиз. Ул арада ни генә уйлап була инде. Соравыңны тиз бирдең шул.– диде елмаеп. Аның бит очлары алланды.–Тагын бераз вакыт куйсаң, бәлки әйтер дә идем. Өлгермәдем. Бәлки үзең әйтерсең, сер булмаса....
Илгиз башын иде.
–Мин сине, Җәмилә сылу, чын күңелдән яратам. Менә шул турыда уйладым. Төнлә төшләремдә күреп уянам. Кыш эш тәмамлангач квартираңа кадәр үзеңә сиздермичә генә озатып куйган чакларымны сизмисең. Җәй дә озатып куйгалыйм. Кич концертка барсаң мин дә синнән әллә ни ерак булмыйм. Күрмисең генә. Менә шул турыда уйладым.
– Ә мин искә дә алмадым. Бөтенләй икенче турыда. Гафу ит инде Илгиз. Алай ук килеп чыгар дип һич уема да килмәде.– дип сөйләнде Җәмилә ике учы белән битен каплап. Аннан өстәп куйды.– Мине озатып шулай йөргәнеңне күз алдыма да китергәнем булмады. Уйлаганыңны белмәдем. Нигә соң аны эчеңдә шул кадәре озак сакладың?
–Шулай кирәк булды, Җәмилә сылукай. Мин үзем чакта һәрвакыт сине шулай диеп атадым. Хәзер аны яшерү мөмкин түгел. Синсез яши алмыйм.–дип тәмамлады сүзен Илгиз өстәл артында утырган Җәмилә янына барып кулларыннан тотты.–Әйт җавабыңны.Тиздән юлга чыгабыз, шуңа кадәр җылы сүз ишетеп каласы килә.
Җәмилә бу сүзләрне ишетүгә бөтен тәне буйлап ниндидер рәхәт җылы йөгереп үтүен сизеп калды. Әмма аның нидән икәнен шунда ук белергә теләсә дә булдыра алмады. Ике бит алмасының нигәдер кызара башлавын сизсә дә туктатырга көче җитмәде шул. Бу үзгәрешләрне ул ишек янындагы көзге янына барып, күз салганчы ук сизгән иде. Янындагы Илгизгә артык сиздермәскә тырышса да булдыра алмады ул.
– Әллә ничек, кинәтрәк әйттегез бит әле серегезне, Илгиз. Мин моны көтмәгән идем. Бүген ни дияргә дә белмим бит әле.Соңрак, теге кунак бездән киткәч, иркенләбрәк сөйләшсәк ярамасмы?–диде Җәмилә өстәл янына килеп.– Ашыгычлык белән ялгышлар да булгалый түгелме соң? Мин гомеремдә шулай итеп абынгаладым. Хәзер аяк астына карабрак атлыйм. Суынган ашымны да өреп кабам. Шулай авызны пешерүдән саклыйм хәзер.
Җәмилә башын күтәреп, Илгизгә сынаулы карады.
– Бәлки тагын беразга гына ашыкмаска кирәктер, ә? Бер- беребезнең характерын ныграк сынашыйк. Үкенерлек була күрмәсен.– диде сылу хатын.
Илгиз бу киңәшкә каршы килде.
–Мин күп уйладым инде Җәмилә сылу, барысы да сыналган Кире кайту юк. Ризалыгыңны бир.–диде ул аңа туры карап.– Былтыр килгән ревизор да, өченче елгысы да синең хакта «тыйнак, акыллы” дип киттеләр. Әле килгәне бик мәзәгрәк кыйлана, өс киемнәре дә әллә ничегрәк күренә. Берәр аферист булмаса ярар инде. Хәзер алар белән дөнья тулы. Халыкны алдап йөриләр. Ну, ансын эше күрсәтер. Бергә йөрсәк, саграк бул. Мин һәрвакыт яныңда булырмын. Һич курыкма.
Җәмилә ризалыгын белдереп баш какты. «Мин элек килгәннәр алдында да бик җебеп төшмәдем. Бу кеше янында ничек итеп үземне тотарга белермен. Ансына тыныч бул».– диде.
Шул минутта кинәт кенә өстәлдәге телефон шалтырады. Җәмилә трубканы җәһәт кулына алып, колагына куйды. Анда начальникның калын тавышы яңгырады:
– Хәзер кереп җит. Илгиз нишләп йөри икән? Ул да әллә кайда буталмасын. Хәзер ресторанга кереп чыгабыз да, аннан «Таулар» хуҗалыгына китәбез. Кунакны әйбәтләп йөртергә тырыш. Үпкәләргә урын калмасын. Әйткәнне аңла, сак бул.
Җәмилә начальник белән сөйләшкәннәрне ап-ачык итеп ишетеп торган Илгизне җып-җылы кулыннан тотып, ишеккә юнәлде. Бу аларның киләчәктә бергә булачак матур гаилә тормышын коруга чын ризалык билгесе иде. Коридорда беркемнең дә юклыгыннан файдаланып, ике мәхәббәт начальник булмәсенең ишек янына кадәр шулай аерылмыйча атладылар. Ишекне ачып, Илгиз алдан Җәмиләне кертте, аннан гына үзе дә эчкә атлады.
Гомергә булмаганны әле начальник бүлмәсе тәмәке төтене белән тулы иде. Кем тарткан? Хуҗадан башка кем аны хәзер тикшереп торсын ди. Төтен чыгаручы шул килгән адәмдер инде. Шулай булгач, аңа кем искәртү ясар?
– Без әле монда килгән олы кунак иптәш белән сөйләшеп утырганда шул ачыкланды, ягъни эштә күп нәрсәләрне бигүк белеп җиткермибез икән. Ә ул килү белән искә алган.– дип санап китте хуҗа Муллагалиев йөзен бик җитдиләтеп.–Алар бер дә вак-төяк түгел икән. Тәрәзә пәрдәләренә генә игътибар итегез, җәмәгать. Аларның хәзер төсе бозылып бара. Ә без истән чыгарганбыз. Алыштырыйк иптәшләр. Күптән кирәк иде. Менә бит тәмәке төпчеген салырга савытны куярга да онытканбыз. Үзебез югарыдан кеше көтәбез имеш. Тагын шуны да әйтте иптәш кеше килүгә стенага бер генә лозунг та эленмәгән.Районның быел терлекчелек тармагында ирешкән уңышларыбыз турында сөйләүче бер генә язу да юк бит. Карагыз, әнә ишек тоткасы да искергән, алыштыру турында уйлаган кеше юк. Ә район адынгы исәптә. Ихатадагы асфальт юллар искергән. Я, ярар өлкә кешесе калган җитешсез яклар турында юлда әйтер әле. Боларны иртәгә үк бетерү турында башыгызны нык ватыгыз, якташлар. Килгән кешеләр алдында башкача йөзләребез кызарырлык булмасын инде. Калганын соңыннан әйтермен. Кузгалдык. Башта ресторанга керик.
Муллагалиев кунак белән алдан китте. Аларга башкалар иярде. Җәмиләне өлкә кешесе култыклап алды да ниләрдер сөйли-сөйли көлдерергә тырышты. Тик Җәмилә тыйнаклык күрсәтте ахыры. Авыз күтәреп, кычкырып көлмәде. Әкерен генә атлавын белде. Ара-тирә Илгиз ягына да күз салып алды. Аларның күзләре очрашканда Илгиз шатлыгыннан нишләргә белмәде. Аның Җәмиләне шәһәр кешесенең кулларыннан тартып алып, берәр самолетка утыртып, үзләренә очып китәсе килә иде. Тик түзәргә туры килүен аңлап, бөтен эшне дә бозып куюдан сакланды.
Ресторанның эчке бәләкәйрәк бүлмәсендә Җәмиләнең бер ягына шәһәр кунагы Хаҗгали Суфыев, икенче ягына Илгиз утырды. Суфыев үз кырыендагы чибәр Җәмилә белән рәттән Илгизне дә утыртуларын ошатмады бугай. Ул йөзен артык ачмады. Башкалар анекдот сөйләп көлешкәндә йөзен ачмаска тырышты. Муллагалиев исә кызык анекдотлар сөйләвен һич туктатмады. Кунакны да, башкаларны да сый белән бертигез туйдырырга тырышты. Шуннан гына егерме километр еракта булган хуҗалыкка юл алдылар. Барыр юл озын гына булса да башка туктап тормадылар.
Авылга җитәрәк боргаланып аккан аз сулы елга буендагы берничә абзары булган ферма янына барып туктадылар.
Муллагалиев өлкәдән килгән кунакка борылды.
– Нишлибез, абзарларын карап чыгабызмы? Терлекләр бу вакытта хәзер торакларда түгел, ә көтүлекләрдә йөриләр. Анда барсак, барын да күреп кайталабыз. Сыер, башмаклар һәммәсе шунда инде. Яшел үлән кыркып, су эчеп йөриләр. Көтүчеләр күләгәдә кәрт сугадыр.– диде Суфыевка елмаеп.– Абзарлары кышка әзерме, шуны карап килик тә башка якка китәрбез.
– Зыян итмәс.– дигән булды ерактан килгән кунак башын кашып. Аңа хуҗалар ни тәкъдим итсә дә барыбер булыр кебек тоелды Илгизгә. Шулай да ул аны сынап карарга булды.
– Әнә теге таш абзарда бик шәп бер нәсел үгезе бар.Бәлки аның шул батырны күрәсе килер, Галимҗан Ялагаевич. Янына килгән һәр яңа кешеләрне ул бигрәк тә нык яратып каршылый.– диде начальникка карап. Аннан Җәмилә сылуга күз кысып, каш сикертте. Муллагалиев ризалашып баш какты.
Килүчеләр бергәләп аллы-артлы таш фермага нәсел үгезен карарга киттеләр. Илгиз алдан атлады. Аның яныннан шәһәр кешесе иярде.
– Усал түгелме, сөзешәме? –дип сорашып барды ул.
– Ничек сөзешсен ди, ябып куелган бит ул.
– Торган җирен ватып чыкса?–дип сорашуын дәвам итте кунак.
– Без барда курыкма.– диюдән артык сүз әйтмәде Илгиз.
– Атамасы фәлән бардыр бит инде ә?.– дип кунак Илгизнең беләгеннән тотып алды. – Ансыз ничек үгезне болай таба каратасың?
Илгиз кунакның нәрсәдәндер куркуын сизеп калды. Аның куллары хуҗасын тыңламыйча туктаусыз калтырый, ике бите ап-ак.Үзе як-ягына туктаусыз карана. Гуя ул кемнәндер ярдәм көтә, анда алып бармауларын сүзсез генә үтенә.Ә Илгиз шәһәр кешесенең куркуына игътибар итмәгәндәй үзенекен тукый.
– Сез аның белән дуслашыгыз, иптәш. Шәһәргә кунакка чакырыгыз. Ул кеше сөйләгәнне яратып тыңлый белә.– диде зоотехник Илгиз. Үзе шаярып көлде.
–Үгезегез янына бармасак та ярар иде дә. Ул безне генә көтеп тормыйдыр әле.– дип шәһәр кешесе үзенең эчендәге серен турыга әйтеп салды.Ләкин Илгиз аның сүзләрен ишетми кебек алга баруын дәвам итте.Ул үгез ябылган урынга беренче булып килеп җитте. Бандит белән авыз эченнән әкерен генә нидер сөйләште.Тик анда килгән иптәшләрнең берсе дә аның ни сөйләнгәнен юньләп ишетми калды.
–Якынрак килегез, иптәшләр, безнең бу үгезебез районда бер. Орлыгын үгез сораган барлык сыерларга да җиткерә. Үзе бик тә инсафлы. Кайбер башка үгез халкы кебек орды-бәрде түгел. Янына килгәннәрне бик ярата. Якынрак килегез. Әллә ни курыкмагыз. Исеме куркыныч–Бандит. Тик үзе юаш кына, әйбәт. Бандит дип йөртсәк тә бик кунакчыл ул. Кил монда хөрмәтле иптәш, якыннан торып тамак астын кашы. Ярата ул шулай иркәләгәнне–дип сөйләнә-сөйләнә кунакны үгез торган урынга җиңеннән тартып китерде. Әмма Бандитның тәмәке исен җене сөймәвен генә әйтмәде. Кайчандыр авылның шук малайлары аның борынын тәмәке уты белән яндырганнар иде. Шул көннән бирле сасы тәмәке исе килгән кешеләрне җене сөйми башлады. Шәһәр кунагы яңарак кына сигаретын тартып бетермичә аяк астына ташлаган иде.
Ул тәмәке тотып тарткан, саргаеп исләнгән бармаклы зур кулы белән Бандитның борынын сыйпаштыргалый башлаган иде, үгез күзләрен акайтып, ямьсез итеп үкерә, башын әллә ни кыйландырып чайкый башламасынмы. Кунак агач кәртәләр белән эшләнгән стенаның ачык урыныннан кулын чак тартып алырга өлгерде. Ярый әле янына килеп җиткән Муллагалиев ярдәм кулын сузып өлгерде.Үгез Бандит башын өскә күтәреп үкерде. Ачу белән агач кәртәләр белән оештырып, төзелгән стенаны сөзә башлады. Мондый хәлне гомерендә бер күргән шәһәр кешесенең куркуыннан йөзе агарды, аннан күгәрде дә абзардан абына-сөртенә тышка чыгып йөгерде.Башкалар аның артыннан әкерен генә атлады.
Алар тышкы һавага чыкканда шәһәрдән килгән кунак нәрсә дияргә белмичә, йөрәк турындагы кабыргаларын тотып, ни дип дәшәргә дә аптырап тора иде.
– Курыктыгызмы?– дип аркасыннан дусларча кулы белән каккалап алды Муллагалиев.– Ул урын үгезләр аннан бик тиз генә чыгарлык итеп ясалмаган бит. Юкка курыккансыз. Ну ничего, берни дә юк, зыян булмады. Шунысына шөкер итик тә, терлекчеләр өенә китик. Анда ял итеп алырбыз.
Терлекчеләр йорты бүрәнәләрдән төзелгән иде. Тышкы як күтәрмәсе агарткан такталардан, матур итеп ясалган. Әллә ни биек түгел. Ишектән өстәрәк, күренеп торган урынга, «Хуш килдегез? Рәхим итегез?” дигән язу элеп куелган. Матур гына итеп язылган ул. Башкалар аны укып торганда шәһәр кешесе тагын тырнак астыннан кер эзли башлады.
–Идәнебез яхшылап юылмаган. Өйдә эшләр белән танышу кыен, бер генә лозунгта юк. Хатын-кызларга карап бизәнергә көзгеләр онтылган бит. Урындыкларыбыз искергән. Утырсаң ватылырга тора. Монда яхшы хуҗа эшләми ахыры. Ай-һай бик ялкау җитәкчеләрдер монда.–дип сөйләнде янындагы кешеләрнең барсына да ишетү өчен. Тик озак сөйләнеп торалмады. Ашыгып тышка чыкты. Як-ягына каранып. нидер эзләнде. Зоотехник Илгиз аның ни “югалтканын” шунда ук бик тиз күреп тә калды. Шәһәрдән килгән куркак кунак ару юешләнгән киң чалбарының сасый башлаган арт ягын кулы белән кысып тоткан да җибәрмәскә тырышып нишләргә, кая таба барырга белми боргалана. Илгиз аның боргалану сәбәбен тиз аңлады: Бандиттан нык куркып йөгергәндә, ашаганын ялгыштыр, ахыры астына бушаткандыр. Хәзер исә яңадан да чыга башламасын өчен бар тырышлыгын салып, кулы белән юлын томалап тора. Эш зурга китмәсен, начальникка әйтеп, ярдәмгә ашыгырга кирәк биь, дип уйлады зоотехник. Илгиз шундук хуҗа янына барып, тиз–тиз генә ни булганын аңлатты да аптырап башын кай якка борырга белми торган кунакка бәдрәфнең кайда булуын күрсәтте. Кунак баскан урныннан “ә“ дигәнче югалды. Озак кына торды ул анда. Нигә алай булгандыр.Сасыган киемнән ничек котылгандыр, кызыксынып сорашучылар булмады. Әмма ул бәдрәфтән чыгып, ике-өч атлауга ферма территорясендә хуҗа булып, чит кешеләрнең йөргәнен күрсә абалап өрүе, территориядән куып чыгармыйча һич тынычланмый торган Юлбасар исемле эт аның ыштан төбен ертып төшермичә тынмады. Ярый әле шунда ук үзен тешләп, харап итмәде. Терлекчеләр йортына кергәч, күршедәге бүлмәгә чыгып шофер егет аңа бер кат йока чалбарын биргәч, барыбыз да тынычландык.Әле дә шөкер үгез Бандит белән Юлбасар дигән ашыгыч этебез зуррак бәла-каза ясамады. Югарыдагы хуҗага ни дип җавабын бирерләр иде. Уйлап эшләнмәгән хәлләр башка бәла булыр, дигәннәр борынгылар.
Моннан кузгалып киткәндә төш вакыты күптән узган иде. Фермадан исән-сау кузгалуга барысы да иркенләп тын алды. Юлбасар гына юкка ачуланып, безне ташлап китәсез дә мени дигәндәй озак карап калды. Машина бер фермерның куяннар оясын үтеп киткәндә шәһәр кунагы түзмәде. Тәрәзәдән тышка чыга язып, кызыксына башлады.
–Әллә уңган егетләр куяннар да үстерәләрме, эшнең бик уңайлысын тапканнар шельмалар.– дип сөйләнде сигаретын кабызырга авызына куеп.– Мин дә бәләкәй чакта күп асрадым аларны. Симертергә юнең җитсә, азыкны мул табалсаң, ите ашап туйгысыз тәмле була. Бирсәләр мин бер бишне сорап алыр идем. Авылга әнигә күстәнәч итеп озатыр идем. Ул аларны ашата белә. Симертеп суеп ашар иде әнием, иптәш Муллагалиев, ә?
Шәһәр кунагы уч төпләрен бер-берсенә озак ышкыды. Хуҗа ризалыгын белдерергә ашыкмаса да соңрак фермерләр янына кереп сөйләшергә булды. Аны кайда да тыңлыйлар. Ни хәлләр генә итәсең, ерактан эш белән килүченең соравын үтәмичә мөмкин түгел.Шоферга машинаны шул таба борырга кушты Зур хуҗалары каядыр киткән иде. Бүген генә кайтып өлгерми икән. Муллагалиев аның урнына калган хатыны белән шактый озак сөйләште.Машина янына кире килгәндә кәефе күтәренке иде.
– Булды, дуслар, кунак хөрмәтенә өчне бирәләр. Тик бнраз ашатырга туры килер, әниегезгә әйтерсез.Иренмчә яхшы гына карап тәрбияләсен.– диде шәһәр кунагының аркасына дуслар
кебек суккалап.– Кайтканда кереп алырбыз, онытмаска кирәк
Юктан гына кулга эләгергә торган, юл өстендәге ялтырап яткан байлыкны кем онытып китәр икән? Юк, бүтән кешеләр нишләр иде, белмибез. Шәһәрдән эш белән килгән Суфыев майлы әзер калҗаны калдырып китмәячәк. Онытып бераз юл үтсә дә кире килеп үз тигәнен алып китәр. Шундый тәрбия алган ул. Кесәсеннән бәләкәй блокнот алып, язып куйды.
Машина асфальт юлдан коштай җилдерә генә. Кабинада утыручылар арый башласалар да сздермәскә тырышалар.Алда тагын бер хуҗалыкның ашлык амбарлары күренде. Нәрсәләр бар икән анда. Хәзер тормыш бөтенләй икенче төс алып бара. Ала белгән, ашый алган кешенең өсте бөтен, тамагы тук була диләр.Былтыр командировка вакытында районга баргач, ике центнер симез сыер ите алып кайтты. Аптыраганда бик ярап куйды. Яртысын үзе белән бергә эшләгән начальникка бирде. Бер дә карышып тормады. Башка вакытта да буш кул белән кайтмады. Биргәнне алды. Әгәр дә онытсалар, үзе сорап алды Тик барган җирдән шулай азык яки башка кирәк әйберләрне сорап алуы турында бер юньсез баш кисәге өлкәгә жалоба язып кына эшне бозды. Озак тотмадылар, эштән куып, арт якка кушаяклар белән типтеләр. Менә хәзер үз инициативасы белән хуҗалыкларда йөреп, тамагын туйдыра. Искергән өс киемнәрен яңарта. Мондый болганчык заманда шулай эшли белмәсәң, өстеңә күлмәк, түбәнге өлешеңне капларга ыштан, ирлек байлыгыңны ышыкларга кысыграк булса да трусик, аяк бармаклары, каткан табан аслары күренеп йөрмәслек оеклар киялмәссең. Эшли белергә, кешечә яшәргә кирәк. Менә бит бер кашыкка утыртып, кабып йотарлык чибәркәйне дә янга утырттылар. Машинада барганда бер-ике мәртәбә кыска итәк өстеннән генә бот тирәсен кулы белән сыпыргалаган иде каты эләкте.Яңадан алай итмәде. Бармакны сындыруы бар каһәр.
Моннан соң сак булачак агагыз. Ялгышып куймаска кирәк. Сакланганны Ходай саклармын, дигәннәрме әле? Онытмаска тырыш Суфыев.
Кладовой янына барып җиткәч, Муллагалиев шофер егеткә машинасын ихатаның эченә кертергә кушты.
Муллагалиев хуҗа белән очрашканда Суфыев та алар янына килде. Ни турыда план коралар икән, белми калырга ярамый, дип уйлады шәһәр кунагы күңеленнән.Алар үзләренә кирәк проблеманы хәл итү турында сөйләшкәндә мин үземә кирәкне кайгыртырга кирәк, диде үзенә. Бер ачык ишектән эчкә күз салган иде, стена буена тезеп куелган ялтырап торган фләкләрне күреп калды. Муллагалиев белән кладовщик хатын сүзләре тәмамлаганчы, кунагыбыз анда күптән уйлап йөргән корт балының татлы исе борын тишекләрен ярып кергәнен сизеп, шатлыгының чиге булмады. Бер фләк бал минеке булу мотлак минеке булырга тиеш, башкача мөмкин дә түгел, вот! Абзыегыз татлы-тәмле азыкны таный ул.
Сөйләштеләр, килештеләр. Муллагалиев та шәһәр кешесе сораганын канәгатьләндерү әһәмияте турында кат-кат әйткәч кладовщик апа карышмады.«Кайтканда кереп алырсыз».– дип калды. Әгәр үзе берәр сәбәп белән монда булмаса, кайсы фләкне кереп алырга икәнен күрсәтте.
Муллагалиев бу районда хутлы гына эшләр оештырылган тагын кайсы хуҗалыклар булуын, аларда экономика хәлнең нинди торышта икәнлеген кунакка сөйләде. Тагын ниндирәк мөһим эшләр башкарылачагы турында бәйнә-бәйнә энәсеннән җебенә кадәр тәфсилләп шәһәр кешесенә җиткерде. «Безнең як уңганнарының тырышлыклары, ирешкән уңышлары, яхшы яшәүләре турында югарыдагы начальникларга түкми-чәчми җиткерергә тырышыгыз инде иптәш Суфыев, исемегез әллә нигә еш истән чыккалый шул, – дип башын кашып алды аңа карап Муллагалиев. Искә төшерергә кунак үзе ярдәмгә килде.
– Шундый исемне куштыргач, гаеп түгел. Исламгәрәй диеп борынгы исемне мулладан куштырганнар шул.–диде кунак елмаеп.– яңарагын табалмаганнардыр күрәсең. Суфыев кесә блокнотына тагын ниләрдер язып куйды. Бик зур эшем иясе диярсең, үзен күрсәтергә тырыша.Алдагы хуҗалыкта кунак кеше тагын кайбер кирәк- яраклар сораштыргалап йөрде. Иртәгә иртүк килсә, бүген бер сарык чалып, куярга булдылар
Хуҗалыкның өлкән җитәкчеләре бер кәгазьгә нидер язып, Суфыевның кулына тоттырдылар.Иртән килү белән бер аю кебек дәү, елмаеп торган, гел шаян юморлар сөйләүче егеткә күрсәттеләр. «Ул һәрвакыт әзер булыр».– дип тыныч кына аңлаттылар. Кәгазьдәге язуны иртәгә аның белән бергә укырга куштылар. Тагын да сораган кайбер кирәк- яраклары шунда язылганлыгын аңлаттылар. Суфыев бәләкәй генә кәгазьне түш кесәсенә салып, хуҗаларга рәхмәтен әйтте дә, машинага кереп утырды Ул чиксез шат иде. Җәмилә сылуның аркасыннан сөйде. Ниндидер кызык сүзләр сөйләнде. Әле уңга, аннан сул якка шат карап Җәмиләгә елмайды.
Кире район үзәгенә кайтырга олы юлга таба борылдылар. Муллагалиев килгәндәге кебек шат иде. Өлкәдән кинәт кенә килеп төшкән вәкил алдында йөз кызарырлык булмады.Кайда туктасалар да ачык каршы алдылар. Вәкил сораган кирәк-яраклар табылып торды. Берсе дә авырсынмады. Әле Җәмилә белән эч серләрен сөйләшәләр бугай. Күгәрченнәр кебек бер-берсенә ошагач, башка ни кирәк тагын. Бу хуҗалыкта гына вәкилгә ниләр язып бирделәр икән. Бер туктаган җирдә карап алганда зыян итмәс иде дә. Ничек вәкил кешедән серле язуны сорап аласың Килешми кебек шул. Үзе кызыксынып, аңа да укырга бирсә, аңлашылыр иде. Иртәгә иртүк килеп алырга куштылар, мәгәр. Муллагалиев мондый ипле вәкилгә җанын да кызганмас. Андыйлар сирәк очрый хәзер. Эштән кыеклар табып, югарыда йөз кызартып, кәефне җибәреп кенә торалар. Ә бу иптәш һич тә алай булырга ошамый. Өмет иткәнен генә табып бирсәң, тыны да чыкмый, майланган арба тәгәрмәче кебек бер тавышсыз тәгәри диярсең.
Менә кладовойлы хуҗалыкка килеп тә җиттеләр. Шофер егет Муллагалиевка таба карап алды. “Туктыйбызмы янәсе?». Билгеле инде. Уңган егетләр кладовой эченнән хуҗасы бая күрсәткән авыр фләкне күтәреп, багажникка салдылар.
–Үзе кая?– дип сорады Суфыев каравылчыдан кладовщик турында.
–Җыелышка.–диде каравылчы агай маңгай тирен куляулык белән сөртеп.–Ниндидер мөһим вопросны карыйлар шикелле. Хуҗалык милкен файдасыз әйберләр сатып алуга, кирәкмәсә дә тирә-якка таратуга начальникларның ачулары кабара ди.Я, тизрәк үз юлыгызда булыгыз, монда артык озак күренеп йөрмәгез, балалар.
Алда куяннар фермасына кереп чыгасы гына калды. Алар кайтканда анда кереп чыгарга кушканнар иде. Муллагалиев шәһәр кунагы белән Илгизне үзе белән алып фермага юнәлде. Тик ферманың бар ишекләрендә дә ат башы кадәр йозаклар эленгән булып чыкты. Инде ферма территориясеннән китәргә борылганнар гына иде, Илгиз бер ишектәге йозак янындагы сумканы күреп, башкаларны да шунда алып барды. Эченә кулын тыгып караган иде, язулы кәгазь килеп чыкты. Ниләр язылганын бергәләп укыдылар. “Сез агайлар тиз, ансат кына куян ите ашарга уйлагансыз ахыры. Аларны үстергәндә һәм симерткәндә маңгай тирләребез тама, бер дә җиңелдән түгел. Без хезмәт вакытында йөкне атлар кебек тартабыз. Ә теләсә каян килеп, бушка соранып йөрүчеләрне ихтирам итмибез. Ә сезнең кем икәнлекне бераз гына беләбез.
Безнең җитәкчебезнең бер туганы сезнең кебек зур шәһәрдә ниндидер начальникны машинада йөртә.Теләгән җиренә алып бара, алып кайта. Шул агай күптән түгел, безнең начальникка сөйләвенә караганда, сезнең кебек бер аферистның кая барса, шунда үзенә кирәк-яракларны бер тиен дә түләмичә, соранып йөрүе турында көлеп сөйләгән.Күптән түгел шул аферистның артындагы йомшак җиренә өч-дүрт мәртәбә тибеп, эшләгән урныннан куып җибәрәләр. Безнең начальникның шул агасы андый аферистлар килсә, сораган әйберләрен бирмәгез.Үзен куып җибәрегез дип киңәш иткән.
Без әле бүген чалып үзебез ашаган куяннарның тәпиләрен сезгә бүләк итәбез. Кайбер якларда уңган хатын-кызлар шул тәпиләр белән коймак, белен пешергәндә табаларга эреткән майны сөртәләр, диләр. Ит бәлеше тышына да майны куян аягы белән сөрткәнне ишеткәнебез бар. Рәхим итеп, шуларны гына бүләк итәләбез. Гаеп итмәгез, хушыгыз!”.
Бу язуны укыганда тыңлап торган Суфыев гарьлегеннән бер агарды, аннан бит очларына кадәр кызарып күгәрде. Язылган кәгазьне алып, ертып ташларга омтылган иде, Илгиз бирергә ашыкмады
–Ашыкмый торыгыз әле! Монда сезнең турыда конкрет берни дә әйтелмәгән. Куяннары үзләренә калсын. Кунак булсаң,тыйнаклык кирәк. Иртәгә сарык итенә барырбыз. Ул куян ите кадәр генә түгел.– дип тынычландырды Илгиз кунакка кашын сикертеп.
Район үзәгенә кадәр берсе дә бик артык күп сөйләнмәде. Тик сорауларга җаваплар гына ишетелде.Суфыевны кунаклар
йортының аерым бүлмәсенә кунарга урнаштырдылар. Иртүк сарык ите барып алырга план төзелде. Муллагалиев бу кичне Суфыев Исламгәрәй бүлмәсенә Җәмилә сылуны ничек кертеп җибәрү турында озак уйлады.Ләкин ничек тә җаен тапмады. Югарыда сизеп калып, кызу табада биетүләреннән шикләнде. Куян фермасында табылган язуны укыган чаклар искә төшеп, аны ару гына уйландырып алды. Әгәр ул аферистлары шушы бәндә булып чыкса? Бетте баш, муен гына калды басып дигән кебек була түгелме соң? Алай икән нигә әз генә дә сиздерми? Юк, бу кеше бик акыллыга ошаган.Тыйнак та,сабыр да кебек.
Ул телефон трубкасын алып, Суфыевка шалтыртты:
– Бүген кич яныңа Җәмилә кереп чыгар, әйбәт кенә каршы алырсың. Бик тыйнак ул.–диде йомшак тавыш белән.–Иртән тегендә киткәнче минем янга килерсең әле сөйләшәсе бар иде.
Суфыев шатланып ризалашты.Чибәр хатын-кызларны бик күптәннән бирле күргәне юк иде. Әзрәк күңелләр күтәрелеп китәргә шифа булыр иде, дип уч төпләрен бер-берсенә угалап куйды Суфыев.
Бу минутларда Илгиз белән Җәмилә сылукай зоотехникның эш бүлмәсендә бүген кич аферистның борынына ничек итеп борыч сибү турында план корып утыралар иде.Җәмилә өйдән үз кимнәрен алып килде. Илгиз аларны киеп карап, яраганын сайлап алды. Җәмилә сылу кайсы ошаганын читтән карап бәя куйды. Илгиз хатын-кыз киемнәрен кигәч:
– Мин башта аны сөйләндерәчәкмен. Аннан сизеп калуга юрган астыннан егетләрчә сызгырып, торып идәнгә басам. Ул нишләргә дә белми, аптырап калачак. Без яшь чакта андый кызыкларны бик еш кына оештыра идек.– дип ул чаклардагы кайбер кызыкларны исенә төшереп, сөйләп алды. – Син бүлмә ишеге тирәсендәрәк булырсың. Кирәк була калсаң, кычкырып чакырырмын. Ну, минем план буенча зур тавышлар булмаска тиеш. Куркак бит ул.
* * *
Иртән таң атып, яктыра башлаганда Суфыев уянып, тышка чыкты. Ул төннең ничек үтүен ачык кына хәтерләмәде. Ике савыт ак аракы, бер кызыл, бер конъяк төрлесе-төрле җирдә аунап яталар. Ул Җәмилә сылу кергәнче дәртне арттырырга, чак кына авыз чылатырга дип, берсен башлаган иде, күрәсең эшләгән еллардагы кебек иң төбенә төшкән. Конъякны ачып та яртыга калдырган. Матур гына киенгән Җәмиләгә ошаган берәүнең ишектән аксыл томаннар аша кереп килгәнен бик чак кына күргән сымак та, юк та кебек. Ачык кына итеп берни дә хәтерендә калмаган шул. Бер арада Җәмиләгә ошаганрагы аның койкасына утырганы әз генә хәтердә калган сымак.Тик берсе дә ачык итеп искә төшми.
Шәһәр кешесе салкын су белән юынды, юлда шактый озак йөреп таушалган киемнәрен кулы белән сыпыргалап киенде дә Муллагалиевның эш бүлмәсенә китте.Суфыевка бу яктан шылу ягын чамаларга бик күптән вакыт җиткән иде. Куяннар фермасы эшчеләре калдырган язу һаман бер минутка да истән чыкмый.Фләктә берәр этлек юклыгына кем гарантия бирер. Капкачын ачып, карау зыян итмәстер, мөгаен.
Начальник Муллагалиев күптән үзенең эш бүлмәсендә иде. Ул Суфыевны бик озак көтеп утыра иде. Кунак ишектә күренү белән ул каршы килеп, Суфыевны кресло янына алып килде.
–Ничек ял иттегез?– дип шәһәр кешесенең хәл-әхфәлен сорашты. Аннан тагын алда нинди эшләр торуын белеште.
–Миңа хәзер кайтыр юлга әзерләнергә дә вакыт, Галимҗан Ялагаевич. Арттан эзләп чыкмасыннар. Кичәге баллы фләкне ачып карарга иде.Анда да куян фермасындагы кебек берәр язу салып куймасыннар тагын.– дип борын эченнән мыгырданды Суфыев читкә карап.– Кайтып, отчет язарга да начальникның өстәленә куярга кирәк бит.
Суфыев һаман да үзен зур эшем ияләренең берсе итеп күрсәтергә тырышты.
–Бүген бер сарык ите биреп җибәрергә вәгъдә иттеләр бит. Киткәндә анда да кереп, биргәнне алып чыгарга кирәк инде. Әйткән сүз – аткан ук, дигәндәй.Сөйләшкәнчә булсын.Анда кереп чыкмасаң, хәтерләре калыр. Мин сезне озатырга кичәге егетне машинасы белән биреп торырмын. Тыныч бул. Яшәгән җиреңә кадәр илтеп куяр.
–Ансына рәхмәт.–диде Суфыев куен кесәсеннән бер кәгазь алып, Муллагалиевка сузды. – Менә укыгыз әле. Минем баш кичәге сыйдан соң тубал кебек. Бер юл да укырлык түгел.
Муллагалиев кәгазьне алып, күз салган иде Суфыевка ни диеп әйтергә батырлыгы җитмәде. Анда: «Исән чакта эзеңне себер, Аферист әфәнде! Без сезнең ишеләрне күп күрдек. Ите түгел, ташланырга тиешле җире дә синең кебеккә жәл».–дип кыска, әмма бик ачык итеп язылган иде
Муллагалиев шәһәрдәге начальник белән телефон аша озак сөйләшү Суфыевка бу кашмардан чыгып котылырга юлны ачты.Ул гаражга барып, шофер егеткә: «Начальник машина белән мине автобуслар вокзалына илтеп куярга кушты. Тиз генә шунда озатып куй инде,туганым. Соңламыйк, автобус озакламый кузгала. Мин телефон аша белештем».– диде иңбашына сумкасын асып.
– Ә баллы фләкне нишләтәбез?–дигән сорау бирде шофер.
Суфыев кулын гына селекте.
– Сезгә булсын. Мин балны яратмыйм. Ашасам, аллергия башлана. Кая әле ул фләк, исе тәмлеме?
Суфыев фләк капкачын ачып караган иде боранына әллә нинди ачы ис килеп бәрелде. Ул бармагын тыгып караган иде, кулына грабий, эре-эре ташлар тиде. Ул шоферга сиздермәскә була капкачны тизрәк шапылдатып япты, аннан ашыгып китү ягын карады. Менә ничек алдарга уйлаганнар. «Юк” дип кенә әйтсәләр дә талап алмас идем, юньсезләр, дип уйлады. Шул чак аның исенә монда килгәнче булган районда кешеләрдән: “Акчаларыгызны күпме булса да җыеп бирегез.Бер ай вакыт эчендә икеләтә-өчләтә арттырып, китереп бирәм. Исемлек төзегез, кем күпме тапшырганны дөрес итеп тутыра барыгыз. Мин бер ай эчендә барын да эшлим. Рәхмәтегезне әйтергә әзер торыгыз. Менә паспортым, сезнең ышанычлы бер кешегә калдырам. Акчагызны арттырып, үзегезгә тапшыргач, минем документны кайтарып бирерсез»– дип кешедән җыелган акчаларны кесә һәм сумкасына тутырып, кая таба китүен төгәл әйтмичә китеп барды.Алдаганны сизеп, мондалыкны чамалап, килеп чыгарлар.
Суфыев автобуслар янына барса да Муллагалиев шоферы күздән югалуга, каяндыр килеп чыккан бер җиңел машинага утырып, калага түгел, бөтенләй башка якка китте.
Бу минутларда аны эзләп, күрше районнан ике машинага утырып, хатын-кызлар һәм ике полиция белән берничә ирләр килеп төште. Полиция майоры бүлмәгә алдан керде. Ул өстәл артындагы Муллагалиев белән кул биреп күреште дә артында басып, нишләргә белми аптырабрак калган иптәшләренә стена буена тезеп куелган урындыкларга кулы белән күрсәтеп утырырга ымлады.
–Эт ашаса, табигать тазарыр, урынына яшел үлән үсәр иде , ичмасам. Шундый бәдбәхетләрне җир дә йотмый бит.–диде берсе авыр сулап.– Йортны яңартырбыз дип туплаган акчабыз иде. Ирем ялдан кайтса ни җавап бирермен. И, Раббем! Тотып буламы-юкмы, кабәхәтне.– дип сукранды ишек янындагысы кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртеп.
Шул чак кинәт өстәлдәге кара телефоннан калын тавышлы берәү озак итеп шалтыратты:
– Муллагалиев сез буласызмы? Галимулла Галиевич.
– Әйе. Мин.
– Сезнең якларда кеше алдап, акчаларын арттырып түләргә вөгъдә итеп, качып йөргән Суфыев Исламгәрәй дигән кешене беләсезме?– дип сорау бирде ул.
– Әйе, беләм. Яңарак кына безнең якларда булып китте.
– Ул бездә дә халыкны алдап, йөргәне бар иде.Бүген ул кулга алынды,–диде калын тавышлы кеше. Тиздән ул хөкем алдында җавап бирәчәк.
Әгъдәл САФИН фотосы.