

Сөйләсәң – сүз, төртсәң – күз, дигәндәй, барыбер серемне сезнең белән уртаклашмый булдыралмам ахры. Кайсы гына ирнең әбисеннән яки җәмәгатенең картрак апасыннан уңганы бар? Юктыр ул. Берсенең дә сөйләшкәндә «уңдым» дигәнен ачык кына ишеткән юк. Әгәр булса, кояш көнчыгышка баер да, көнбатыштан чыгар иде.
Миндә дә бер ирсез картайган кайнегәч бар. Ир кадерен белмәгәнгә ирсез калган, ил кадерен белмичә чит илләр буйлап йөргәнгә илсез картайган, диләрме?. Хәзер исә ни яшәргә үзе яраткан ире юк, ни яшәп торыр урыны юньле түгел. Әле беребездә, аннан икенчебездә гомер итә иде, хәзер башка туганнарына баралмыйча тик бездә генә яши башлады. Мин инде хатынга ярдәмче булыр, йорт эшләрен башкарыр, хатын юкта мине ашатып эчерер, кадерләр дип каршы да килмәгән идем.Тора - бара ул ныклап ияләшеп гаиләдә баш булып алмасынмы! Хәзер безнең эшкә тыгылмый калмый башлады. Эшкә генә түгел, сүзгә дә бәйләнә башлады. Хатын эштә, ул берсен дә күрми дә, белми дә кала. Мин – сөйләсәм ышанмый гына. Һич кенә дә миңа тынгылык бирми, мәлгунь.«Хатының кайтуына өйдә су беткән. Бар, алып кер әле тиз генә!» –ди. Алып керәм. «Җитми.Тагын алырга чыкканда ашлы су бидрәсен чыгарып түгеп бир!»– ди. «Хатының кайтуына тышкы күтәрмәне себер, чүп-чарны ераграк илтеп түк. Бәрәңге кабыкларын игелексез кәҗәләреңә ашатып бетер. Иртәгәлеккә мунча ягарга киселгән утыннарыңны эчкә кертеп куй. Хатыныңныкын да, минем дә күлмәкләремне үтүклә!»,– дип берсе артыннан икенче эшне кушып кына тора. Алай гына булса тагын бер хәл, чыдарга да мөмкин иде. Телефоннан берәрсе белән сөйләшә башласам, чит хатын-кыз белән озак серләшәсең дип куркыта. Бакчада умарталар янында озаграк торсам, тавыклар янына чыккан булып, кем белән сөйләшкәнне капка артына яшеренеп тыңлап тора. Бәдрәф ишегендәге ботак тишеген дә ничектер зурайткан. Көннәрдән бер көнне шул тишектән мине күзәтеп торганны чамалап үзе сизмәгәндә туфрак сипкән идем, сеңлесенә әйтеп тиргәтте. «Ну, мин әйтәм, эләгерсең әле бер»,– дип эчтән генә янап куйдым. Үзенә белдермәдем. Барыбер җае чыкты, инәсен таныттым, тилгәннең.Аңа шулай «Ата тилгән» дип исем куштым. Моннан берничә ел элек булып, онытыла язган хәл ягъни чалбарыма кунган корт күче искә төште. Ә нигә бу явызны да шундый аерылып чыккан кортлар күче белән өркетеп җанын алмаска? Апимилем бар. Җитмәсә, былтыр калганы да өстәл тартмасында хуш исен бөркеп тора.
–Мин тиз генә базарга барып киләм, кирәк әйбер сатыла, диләр. Син монау сары умартага күз салыбрак тор әле, кайнегәч. Күч аерылып чыкса, кая кунганын чамалап тор. Бәлки, дим, башкасы аерыр. Барыбер искә ал. Может икебезгә берәр савыт пиво да алып кайтырмын,–дидем тегенәргә чак кына күз кысып. «Пиво» сүзе чыккач, елмаеп куйды. Беләм мин аның нәрсә яратканын. Арт ягыннан сөйгән булып, кирәксә-кирәкмәсә уйнаклатып йөрткән янбашларына мул итеп теге кортлар ярата торган исле Апимил маен сыладым. Мин киттем базарга, кайнегәч шатланып бакчага юнәлде. Шул гына кирәк иде дә.
Берәр сәгатьтән кайтсам, ихатада тиз ярдәм машинасы. Эшне аңладым: өй тулы ак халатлы табиблар да, шәфкать туташлары. Кайсы кайнегәчкә укол ясый, икенчеләре аның башына салкын суда чылаткан чүпрәк яба. «Шул явызның гына эше бу. Мондый кабәхәтлекләрне берсе дә булдыралмый»,– ди ыңгырашып. Мин тизрәк өйдән чыгу ягын карадым. Яхшы чакта күренмәскә кирәк. «Мине корт сакларга калдырды бит. Бер корт чакса, авыртуына чыдамаганымны белә иде, иблис нәселе. Ул гына харап итте»,– дип табибларга сөйләнгәне колак төбендә бик озакка кадәр чыңлап торды. Бакчага чыксам, Апимил сөрткән чәчкәле кара итәге умарта янында җиргә җәелгән. Бер аяк савыты чөгендер яфрагы арасында, икенчесе бәдрәф янында төшеп калган. Ак косынкасы тапалган сукмакта пычракта. Әллә инде кортлардан куркып бакча әйләнәсендә йөгереп йөргән, бер оегы крыжовник ботагына эленеп калган. Чәчкәле халаты су белән тулы трактор тәгәрмәченә яртылаш төшкән. Әллә эчке күлмәктән генә калган?
Соңыннан күршеләрдән сорашып белдек: умарта күч аера башлагач, кортлар кайнегәчнең арт санына исле урынга сыра башлаган. Минем кебек тыныч торса, кортлар җыелып беткәч тә
җай гына итәген җиргә салыр иде дә эш тәмам. Безнеке кебек каеш ычкындырасы, чалбарын саласы түгел бит. Ә ул кычкыра - кычкыра бакча тирәли азгын бия кебек агачлар арасында йөгерә башлаган. Абынган, сөрлеккән. Аягына баскач, тагын егылган. Кортлар артык нык тузынып чага башлагач, күршеләр күреп ярый үзен коткарганнар.Тиз ярдәм чакырып, исән-имин алып калганнар. Шуннан табиблар аңа бал корты булган йортта яшәмәскә киңәш иткәннәр. Моннан соң бер генә корт чакса да, вакытында дару кабалмаса, оҗмахка китәсе икән. «Мин алар өенә ике аягымның берсен дә атламаячакмын. Яшисем килә әле минем»,– дип сөйли икән. Менә шулай котылдым бәйләнчек кайнегәчтән.
Фото: Ясалма фәһем.